Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 12:21

ВАЗ хакларны күтәрде

2018 елның 10 гыйнварыннан Ладаларга хак артты. Автомобиль компаниясе җитәкчесе хаклар уртача 2,5 процентка артты дип белдерә. Лада Веста моделенең хакы,

15 мең сумга артып, 569 мең сумнан башлана. Лада Гранта хәзер сатуга 400 мең сумнан чыгарыла. 2017 елда күпләр сатып алырга өлгергән Лада Х-Рей моделе шулай ук 15 меңгә артып, 615 меңгә сатыла башлады. Ел башыннан машиналарга хакны күтәрү гадәти күренеш. 2017 елның гыйнвар аенда да хаклар 2 процентка артып килгән иде. Әлегә утильләштерү җыемнары кертелмәде. Әгәр дә бу җыемнар алына башласа, машиналарның хакы 10-17 процентка артырга мөмкин дигән фаразлар бар.
Читайте нас: