Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 11:12

Шагыйрь туган якларда

Күрдемлеләр олуг шәхес, халык шагыйре Әнгам Атнабаевның якты рухын кадерләп саклый

Безне бу истәлекле көннәр алдыннан Әңгам аганың туган якларында – Тәтешле районы Иске Күрдем авылында – бүген дә Атнабайлар үсәме һәм шагыйрьнең якташлары нинди уй-хисләр белән яши икән дигән кызыксыну юлга чакырды.

Без килеп кергәндә Күрдем урта мәктәбе гөрләп тора иде, бик җылы каршы алдылар һәм мәктәпнең горурлыгы булган музейга алып керделәр. Музей ике залдан тора: беренчесе – Туган якны өйрәнүгә, икенчесе – якташлары, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевка багышланган.

Музей җитәкчесе Эльмира Венер кызы Әбелкарамова әйтүенчә, музей 2001 елда мәктәптә гомер буе татар теле һәм әдәбияты укыткан, хаклы ялга чыккач, бар булмышын музейга биргән Фидалия Хәби кызы Мостафинаның тырыш хезмәте белән ачылган.

Музей экспонатларга гаять бай, биредә алар саны меңнән артып китә. Иң күзгә ташланып торганы – Атнабайның иркен зал уртасына урнаштырылган эш өстәле һәм кәнәфие. Аны музейга “Һәнәк” журналы бүләк иткән. Шулай ук шагыйрь кулында кайчандыр ут уйнаткан ручкасы, аның китаплары, Грамоталары, костюмнары һәм эшләпәсе, барсы да урын алган.

Шунысы кызыклы– мәктәптә экскурсоводлар әзерләү түгәрәге эшли икән. Һәм менә анда йөрүче балалар безне данлыклы якташлары Әнгам Атнабай иленә сәяхәткә алып кереп китте.

Мәктәптә һәрчак шагыйрь рухы яшәвенә чын-чынлап ышандык без. Ел саен биредә укучылар арасында шагыйрьнең иҗаты буенча иншалар языла, конкурслар-викториналар үткәрелә, балалар милли рухта тәрбияләнә икән.

Музейда безгә шагыйрьнең Бөек Ватан сугышында 1942 елда һәлак булган калган әтисенең бердәнбер фотосурәтен дә күрсәттеләр.

Һәлак булган чакта әтиемнең,

Яше булган миннән яшерәк, – дип яза бу уңайдан шагыйрь.

Күрдем урта мәктәбендә бүген 231 бала белем ала, 2002 елда аның ихатасында Әнгам Атнабаевның бюсты ачылган, ә инде 2003 елда мәктәпкә шагыйрьнең исеме бирелгән. Биредә шагыйрьнең иҗаты тирәнтен өйрәнелә.

Музейда тагын бер кызыклы экспонат игътибарыбызны җәлеп итте: ул да булса шагыйрьнең эшчәнлеге вакытында кулланган зур стена картасы. Ул командировкалардан кайткан саен үзе булган район, авылның астына кызыл каләм белән сызып куя торган булган.

Менә музейның беренче директоры Фидалия ханым да килеп җитте. Атнабайлар гаиләсе белән якыннан аралашып йөрү бәхетенә ия булган ханым шагыйрьнең тормышы, гаиләсе турында тагын да тулырак сөйләп үтте һәм без өйрәнү залына күчтек.

Фидалия Хәби кызы әйтүенчә, Күрдем авылына 1833-38 елларда атаклы мәгърифәтче Гали Чокрыйның авылы Иске Чокырдан күчеп килүчеләр нигез салган. 1889 елда Күрдемдә ике катлы мәчет-мәдрәсә төзелә, аның белән Гали Чокрыйның кече улы Гарифулла хәзрәт җитәкчелек итә. Укыту яңа ысул белән оештырыла: география, хисап, тарих һ.б. фәннәр укытыла, китаплар Казаннан кайтартыла.

Күрдем мәктәбе укучылары белән очрашу да бик җанлы үтте. Биредә “Өмет” гәзитен беләләр, укыйлар һәм яраталар икән. Укучылар безне зур игътибар белән тыңлады, аннан үзләрен кызыксындырган күпсанлы сорауларын яудырды. Шулай ук без оештырган викторина сорауларына да дөрес-тулы җаваплар бирделәр. Арада Әңгам абыйлары Атнабаев кебек татар журналистикасына килергә хыялланучы балалар да бар икән, аларга үзебезнең киңәшләрне бирдек.

Мәктәптән рухланып чыгуга Күрдем хакимияте башлыгы Рамир Хуҗи улы Әхмәтов безне авылның күркәм урыннарын күреп кайтырга чакырды.

Иң элек без аннан халык шагыйре данлаган Җиде күзле чишмәгә алып баруын үтендек.

Сихәтле икән шул бу урын! Ихатасы матур итеп киртәләп алынган. Чемәрле тимер баскычлар буйлап кышкы салкында да челтерәп агып яткан чишмәләр янына төшәбез. Чынлап та, алар җидәү һәм җидесе дә зәп-зәңгәр күзләре белән үзләренә ымсындырып чакыралар, җырлыйлар! Әнгам ага аларны тиккә генә данламаган да, тиккә генә үзенең иң матур шигырьләренең берсен багышламаган икән шул! Изге чишмә юлында ел әйләнәсенә кеше өзелми икән, без дә аның тәмле суын авыз иттек.

Рамир Хуҗи улы безне аннан тегермән буасы төбәгенә алып китте. Элек биредә тегермән гөрләп эшләгән булган, анда шагыйрьнең әти-әнисе он тарттырып, күпереп торган икмәк пешергән. Буасы да халыкка хезмәт иткән. Әнгам абый инде Уфада эшләгән вакытында бер елны буа ерылып киткән. Авылдашлары мөрәҗәгать иткәч, шагыйрь үзе кайтып, колхоздан атлар алып, авыл халкын өмәгә чакырып, бергәләп буаны буып куйганнар. Еллар дәвамында анда аккошлар, кыр казлары һәм үрдәкләре килә торган булганнар, буа авыл халкының яраткан ял урыны булган. Ләкин соңгы елларда, күп су вакытында, буа тагын ерылган. Менә хәзер күрдемлеләр аны тагын да заманча технологияләрне кулланып буу уе белән янып яшиләр икән.

Авылның мәчете дә бик күркәм урында урнашкан икән. Без мәчетның имам-хатибы, Әнгам аганың бертуган энесе, ата нигезен суытмый гомер кичерүче Мәгъдән абый белән дә очраштык (аның үзе һәм абыйсы турындагы истәлекләрне гәзитебезнең киләсе саннарының берсендә укырсыз).

Рамир Хуҗи улы булән сөйләшүебез әкренләп авылның бүгенге яшәешенә күчте.

–Безнең халык гаять уңган, җор сүзле һәм һәр яклап та булдыклы бит ул,–ди хакимият башлыгы горурланып. –Хәер, Атнабай кебек халык шагыйрьләрен биргән якларда башкача мөмкин дә түгелдер. Атнабайлар үзләрен “без чыршы нәселеннән” дип әйтә, шулай булгач кыенлыклар алдында тез чүгәргә хакыбыз юк. Безнең якта күрәсез, чишмәләр күп, таулары да күркәм, ә авылга терәлеп торган менә бу урманнар Пермь карурманнарына ук барып тоташа. Халкыбыз үзе яшәгән җирне саклап, баетып, төзекләндереп, матурларга тырышып яши. “Без бу җирне матурларга тудык”, ди бит Әнгам абыебыз да.

Иске Күрдем авыл хакимиятенә барлыгы 8 авыл – Иске Күрдем, Беренче Җиремҗибаш, Юрмиязбаш, Сораштыбаш, Ачыелга, Ташкент, Борылымбаш, Икенче Җиремҗибаш авыллары керә икән. Анда 1987 кеше яши, шуларның 1010ы – эш көчендәгеләр, 500е ветераннар, шулай ук укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар күп. Бүгенге көндә “Карл Маркс исемендәге” авыл хуҗалыгы кооперативында 97 кеше эшли, алар матур күрсәткечләргә ирешкәннәр – 53 мең центнердан артык уңыш җыеп алганнар. Биредә, игенчелектән тыш, токымчылык һәм сөтчелек белән җитди шөгыльләнәләр.


Күрдемдә шуңа игътибар иттем: биредә кибетләр саны күп икән “һәм анда хаклар да шәһәрдәгегә караганда күпкә арзанрак”, ди озатып йөрүчеләребез.

Күп якларда хәтта фельдшер-акушерлык пунктлары да ябылган бу чорда Күрдемдә медицина амбулаториясе уңышлы эшли икән. Анда ике белгеч – балалар һәм өлкәннәр табибы кабул итә, шулай ук физкабинет эшли. Лаборатория дә бар: анализлар урында алына һәм эшләнә икән. Шулай ук тагын да дүрт авылда фельдшер-акушерлык пунктлары эшли.

Җыр-моң яраткан, шигърият дөньясына мөкиббән киткән Күрдем авылы халкы үткән көздә зур куаныч кичергән: аларның авыл мәдәният йортының түбәсенә капиталь ремонт үткәрелгән. Киләчәктә 280 урынлык гаять зур мәдәни учакның тәрәзәләрен дә заманчага алыштыру уе белән яналар хәзер биредә. Шулай итми ни: данлыклы шагыйрь Әнгам Атнабайның якташлары белән очрашуга нинди генә билгеле шәхесләр килми дә, нинди генә шаулы чаралар үтми, шулай булгач, мәдәният йортын төзек тоту – изге бурыч!

– Бүген беркемгә дә җиңел түгел, ләкин без кул кушырып утырмыйбыз, төрле программаларда катнашабыз һәм авылларыбызны төзекләндерү өчен тырышабыз, – ди Рамир Хуҗи улы. – Мәсәлән, “”Бердәм Русия”нең “Реаль эшләр” программасы буенча күп эшләр эшләнде: чишмәләр, зират коймалары, юллар төзекләндерелде. Урындагы инициативаларга ярдәм күрсәтү программасында өч ел рәттән катнашып киләбез: мәктәп тәрәзәләрен яңарттык, балалар бакчасында капиталь ремонт эшләдек, быел менә авылдашлар белән җыелып киңәштек тә, янгын хәвефсезлеге турында кайгыртырга булдык: янгын сүндерү машинасы алачакбыз.

– Быел якташыгыз Әнгам Атнабайның олуг юбилее – 90 яше! Бу уңайдан сезнең якларда матур бәйрәм чаралары үткәрү дә планга кертелгәндер?

– Атнабай исеме – халык күңелендә яши һәм яшәячәк. Аның исемен мәңгеләштерү максатында мәктәбебезгә һәм яңа урамнары-

бызның берсенә аның исеме бирелде, менә бай экспонатлы музее белән таныштыгыз. Ел саен бездә Әнгам аганың каләмдәшләре, аның иҗатын өйрәнүчеләр, яратучылар була. Ә инде халык шагыйренең туган көнендә, 23 февральдә, Күрдемдә чын шигърият бәйрәме – “Күрдем чишмәләре” дип аталган иҗади конкурс үтә. Менә әле авылда шуңа әзерлек эшләренең кызган вакыты.

Бу көнне авыл кышкы сабантуйны хәтерләтә: бар районнан шигырь сөючеләр җыела. Анда яттан шигырь сөйләү, шулай ук үз шигырең белән сәхнәгә күтәрелү юнәлеше бар. Кайсыбер елны хәтта чыгыш ясаучылар саны 80 кешедән артып китә! Конкурс 16 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәннәр арасында үткәрелә, район статусы алган бу матур бәйгедә җиңүчеләргә районның Әнгам Атнабаев исемендәге премиясе тапшырыла. Мәдәният йорты хезмәт-

кәрләре 16 ел дәвамында үткәрелгән әлеге шигърият бәйгесенең җиңүчеләре исемнәре күрсәтелгән стендлар эшләгән, килгән кунакларга бу кызыклы.

– Күрдем халкы өчен Әнгам Атнабай, тәү чиратта, кем?

– Әлбәттә, бөек шагыйрь һәм кадерле якташыбыз! Безнең якларда Әнгам Атнабаев исеме һәрвакыт телдә, һәрвакыт йөрәкләрдә. Менә күптән түгел аның иҗатына багышланган конкурс концертлары үтте, анда аның шигырьләре укылды, шигырьләренә язылган җырлар җырланды, спектакльләр куелды. Әнгам аганың исеме бүген дә халкыбызның бердәм булуына зур өлеш кертә.

Гөлара Арсланова.

Фәнил Абдуллин фотолары.

Уфа-Күрдем-Уфа.
Читайте нас: