Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 12:11

Ил җитәкчелегенә яңа машина

Федераль сак хезмәте ил җитәкчеләрен хезмәтләндерү өчен махсус җитештерелгән “Кортеж” автомобилен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтте.Дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларын нәкъ әлеге хезмәт саклый, шуның өчен мондый билгеләнештәге автомобильләр иң беренче алар гаражына китерелә һәм анда өстәмә сынаулар үткәрелә. “Кортеж” автомобиле төрле кузовлар белән эшләнәчәк. Двигателе дә өч төрле –250, 650, һәм 850 ат көчле.

Русия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белдерүенчә, автомобиль-ләрнең хакы, двигатель көченә карап, 6 дан 7 миллион сумга кадәр булачак. Бу күптәннән көтелгән автомобиль иде. Чөнки һәрбер ил башлыгы үз илендә җитештерелгән машинада йөрүне кулай күрә. Кайбер җитәкчеләр ул махсус машиналарны чит илгә эш сәфәре вакытында да үзләре белән алып баралар. Хәтерегездә булса, СССР вакытында ил җитәкчелеге – махсус иминлек чаралары кулланып җитештерелгән “Зил” автомобиль-ләрендә, Хөкүмәт әгъзалары һәм министрлар “Чайка”ларда җилдерә иде. Аларны җитештерү туктагач, безнең ил җитәкчелеге чит ил машиналарында йөрергә мәҗбүр булды. “Чайка” һәм “Зил”лар кыйм-мәт хакка шәхси коллекционерлар кулына күчте.
Әйткәндәй, “Кортеж”ның да гади гражданнарга тәгаенләнгән модель-ләре эшләнә башлаган. Гади гражданнар дигәнем, гади бай граж-даннар дигәнне аңлата. Чөнки алары да якынча 7 миллион сум торачак. Денис Мантуров белдерүенчә, машиналар 2019 елда сатуга чыгарыла. Димәк, алдагы елдан, кулыннан килгән кеше җитәкчеләр йөри торган машиналарда җилдерәчәк.
Читайте нас: