Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 12:15

Эшкуарлар өчен – УАЗ

Ульяновск автомобиль заводы кече эшкуарларга тәгаенләнгән модельләр эшләп чыгара башлады.

Сөт һәм ягулык ташу өчен махсус цистерналар урнаштырылган машиналар сатуга чыгарылды да инде. УАЗ –ПРОФИ моделенә 150 ат көчле двигатель урнаштырылган. Машинаның үз бәясе 749 меңнән башлана. Өстәмә цистерна өчен, сыйдырышлылыгына карап, 187 меңнән 290 меңгә кадәр түләргә кирәк булачак. Цистерналар 1 меңнән алып 1,5 мең литрга кадәр сыекча йөртерлек итеп эшләнә. Өстәвенә, 160 мең сум түләп, суыткыч урнаштырырга да була икән. Водительләр өчен дә заманча, барлык уңайлыклар тудырылган.
Сөтне иске күәс цистерналары белән ташыган чаклар тарихта гына калачак болай булгач. Эссе җәй көннәрендә суыткычлы цистерналар эшкуарларны сөтнең әчүеннән, матди югалтулардан коткарачак.
Читайте нас: