Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 февраль 2018, 11:32

Бер мичкә балда бер кашык дегет...

Яки Башкортстан балында антибиотиклар ничек пәйда булган?

Без үзебезнең балны мактап туя алмыйбыз. Кунак фәлән килсә дә, мактый-мактый күчтәнәчкә бирәбез. Хәтта югары вазифа биләгән җитәкчеләргә, чит илләрдән килүчеләргә бал биреп җибәрү мәртәбә санала.
Соңгы елларда башкорт балының даны дөнья буенча таралды. Әмма көтмәгәндә дигәндәй, күңелсез хәбәр килеп иреште: Германиядә Башкортстаннан килгән 600 килограмм балны юкка чыгарганнар. Бак дисәң, безнең балның сыйфаты Европа таләпләренә туры килмәгән. Чөнки Европа илләрендәге лабораторияләр безнең балның составында тыелган матдәләр, башлыча антибиотиклар барлыгын ачыклаган. Бездә әлегә балның составын тирәнтен тикшерү мөмкинлеге юк. “Экспортка озатылачак продуктның хәвефсез булуын билгеләү өчен республикада да шундый ук лаборатория булдыру кирәк”, – ди Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәлеге җитәкчесе Юрий Петров. Корылмалар өчен федераль бюджеттан 40 миллион сум акча бүленгән дә инде. Әле лабораторияне урнаштыру өчен таләпләргә туры килерлек бина эзлиләр. Юрий Петров әйтүенчә, мондый тикшерү үзәге булдыру бүген көн кадагында тора. “2021 елда Башкортстанда “Апимондия” конгрессы үтәсен дә исәпкә алсак, ә аны тиешле дәрәҗәдә оештыру мөһим, лаборатория булдыру аеруча кирәк”, – ди ул.
Бал продуктларын чит илләргә озату күләме дә азайган. Соңгы ике елда ул ике тапкырга кимегән: әгәр 2015 елда республикадан чит илләргә 103 тонна бал озатылса, 2017 елда бу сан 52 тонна гына булган. Әйткәндәй, республика умартачылары үткән елда, гадәти күләм белән чагыштырганда, 25 процентка азрак бал алган. Аңлашыла да: узган җәй умартачыларны шатландыра торганнардан булмады. “Кортлар өстәмә азыксыз үсешә алмас иде. Юкә чәчкәсен тиз койды. Күченеп йөрүче бал кортлары гына ярыйсы уңыш алды”, – ди биология фәннәре докторы, профессор Алексей Николенко.
***
Ни өчен республикада җитештерелгән бал составында антибиотиклар бар? Юрий Петров аңлатуынча, бу – кортларны тәрбияләү һәм дәвалау вакытында кулланылган антибиотикларның тәэсире. Шулай ук балавызларны эшкәрткәндә антибиотикларны нейтральләштерү өчен кирәк булган температурада тотмау һәм бу балавызларны берничә тапкыр куллану да үз йогынтысын бирә.
Бездә генә түгел, хәтта тоташ Русиядә балда антибиотиклар калуын ачыклый алучы бер генә лаборатория дә юк. Ул чит илдә тикшерү үткәч кенә ачыклана. Мәсәлән, Уфадагы бал компанияләренең берсен җитәкләүче Сергей Мөлеков әйтүенчә, Германиядә бар дөньядан җыелган балны фасовкалап, аны “Евросоюзда җитештерелде” дигән марка астында сатучы эре предприятиеләр эшли. Шик булмасын өчен үз продукцияңә чит ил лабораторияләрендә экспертиза үткәрим дисәң, кесәң бик калын булу кирәк. Шуңа республикада умарта-
чыларның продукциясен сатып алып, аны тик-
шерми-нитми, чит илләргә озатучы эшкуарлар барлыгына аптырыйсы түгел.
Шулай ук кайдандыр китерелгән балның Башкортстан исеме астында чит илгә озатылуы да ихтимал. Әйтик, икенче бер өлкәдән очсыз хакка сатып алып, республикада тутыралар һәм “Башкорт балы” исеме астында дөнья базарына чыгаралар. Шуңа балга кагылышлы мәсьәләләрне катгыйлату мөһим. Бу уңайдан республикада гыйнвардан башлап, “Умарта-
чылык турында”гы яңа закон үз көченә керде. Ул элекке документны 50 процентка диярлек үзгәртте. Хәзер республикага чирле кортлар кертү һәм ялган бал сату тыела. Депутатлар фикеренчә, әлеге закон Башкортстан балының, кортларының исемен яклауга ярдәм итәчәк. Чөнки бүген теләгән һәркем, чит илләрдән кортлар алып кайтып, умартачылык белән шөгыльләнә ала. Нәтиҗәдә республикага чирле һәм йогышлы бөҗәкләр килеп эләгә. Мәсәлән, былтыр ветеринария документлары булмаган корт гаиләләрен Гафури, Илеш, Белорет районнарына алып баручыларны тоттылар. Яңа закон бу юнәлештә җәзаларны катгыйлата. Икенче проблема – ялган бал. Бүген балга төрле тәмләткечләр, шикәр суты һәм башка өстәмәләр кушу, табигый булмаган балны сату һәм аны каядыр илтү тыела.
Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатында биология фәннәре докторы, Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры, БР Дәүләт Җыелышы депутаты Әмир Ишемгулов түбәндәгеләрне сөйләде:
– Башкортстан балы файдалы булуы белән билгеле. Аны чит илдә юкка чыгарганнар диюләре – күңелсез хәбәр. Чын башкорт балында табигатьтән антибиотиклар булмый. Әлеге очрак аерым умартачылар, шәхси эшкуарлар кулланган технологияләр аркасында булырга мөмкин. Кайсыберләр Краснодардан бал сатып алып кайтып, аны бездә тутыра да, Башкортстан исеме белән экспортка чыгара. Шәхси эшкуарларны без контрольдә тотып бетерә алмыйбыз. Ә безнең Үзәк исеме астында чит илгә чыкканында да, үзебезнең кибетләрдә сатылганында да бернинди шик юк.
Бал составында калган антибиотиклар башка төбәк һәм илләрдән кертелүче кортлар аркасында булуы ихтимал. Аларны тикшерүне көчәйтергә кирәк. Яңа закон гамәлгә кертелде. Моннан тыш, кортлар өчен дарулар җитештерүгә таләпләрне катгыйлату мөһим. Безнең Үзәк әле хәвефсез препаратлар булдыру өстендә эшли.
Язгөл ЮНЫСОВА.
Читайте нас: