“Кайт асылыңа, асылың яхшы”, дигән бөек шагыйрь Г.Тукай. Чит илдә яшәүче Зөһрә Горбачева үзенең асылына кайтыр юлларны тапкан булып чыкта.
Әллә кайда гомер итүче Зөһрә белән безне нинди сәбәпләр очраштырды? Кайсы ягы белән игътибарны җәлеп итте дигән сорауга җавап бер: туган телебез – татар теле!
Туган тел – кыйтгаларны, тарихны, буыннарны бәйләр көчкә ия ул, шулай булачак та.
Инде кунак турында: Зөһрә Фәһим кызы Уфада туып-үскән. 84 санлы мәктәпне тәмамлаган. Рәсем сәнгате осталыгын камилләштереп махсус урта белем алган. Аннан Кырымда туып-үскән Тарас Горбачевка кияүгә чыккан. Уллары Ярослав туган. Ике ел элек Алман иленә (Тарасның эше буена) күченеп яши башлаганнар. Бүген ул анда урыс теле укытылган мәктәптә рәсем дәресләре бирә.
Төрле милләт кешеләре белән аралашып яшиләр. Ахирәтләре Кытайдан, Украинадан, Әфганнан күченеп килгән ханымнар. Аралашалар, бер-берсенә йөрешәләр. Аларның гаиләсе Берлиннан бер сәгатьлек юл ераклыгында яткан Брауншвейг шәһәрендә яши. Түбән Саксония җирләрендә урнашкан, 2007 елда “Фән шәһәре” дигән мактаулы исем алган бу шәһәр бик үсешкән, дип сөйли Зөһрә. Тик менә якын тирәсендә аңа татар очрамаган әле.
Бар да шул агышта күпме барыр иде, билгесез. Әмма улы кайчандыр бер туасы иң мөһим соальне биргән: “Мин кем, әни, немецмы?”– дип сорый Ярослав әнисеннән.
“Мин сискәнеп киттем, алай да, улым, син яртылаш татар, яртылаш урыс”, –дидем. Бу сорау мине айнытып җибәрде. Мин телне белмәгәч, бала да белмәде, өйрәнмәде бит. Болай дәвам итсә... Шушы уйлар мине тирәнрәк уйларга этәрде. Үзем кем булып барам соң мин? Милләтем татар, гаиләдә урыс телендә, халык арасында алман телендә сөйләшәм. Ә аралашкан ахирәтләрем барысы да гаиләләрендә фәкать үз туган телләрендә аралашалар, милли ризык әзерлиләр...
Ерак балачакта бер истәлек булып калган нәнәемнең васыятьләре дә искә төште. “Балам, урыска тормышка чыкма!” дигән иде бит ул. Әмма нәнәем ахирәткә күчкән айда ук булачак ирем белән таныштык. Тарас белән мәхәббәтебез уянды. Ярату булгач, кайсы милләттән булуы мөһим түгел дидем.
Интеграцион курсларда: “Сезнең ана теле нинди тел?” – дип сорыйлар. Мин туган телем татар теле дип әйтә башладым. Алманнар татар теле турында белмиләр. Алар беркемне дә кысрыкламый, әмма без үзебезнең чит икәнлегебезне тоябыз, чөнки алманнар алманнарны ярата төшә.
Мин шулай туганнар белән элемтәнең югалып баруын аңладым, аның сәбәпләрен эзләдем. Мине тиргәр һәм акыл бирерлек кеше булмаган. Баламның киләчәге өчен куркып киттем. Рухи ярлылыкка дучар итәм бит. Бала бәләкәй чагыннан ук туганнарын белеп үссен, югыйсә, ул нәселсез, тамырсыз булачак бит дигән нәтиҗәгә килдем.
Мин хәзер тотынмасам, бөтен нәрсәне – мәдәниятне, телне, традицияләрне югалтачакмын. Моңарчы үземне хөрмәт итмәгәнмен... Моңарчы “син татар түгелсең, чәчең – сары, күзең –зәңгәр, андый татар буламы”, – дип еш кабатладылар. Аңлар-аңламас килеш, ана телең нинди дигәндә, еш кына “урыс теле” дия идем. Үсмер чакта, мәктәптә фамилиям, исемемнән оялып йөрдем. Сабакташлар җае чыккан саен ирештерәләр иде. Ул чакта 84нче мәктәптә башкорт теле дә, татар теле дә укытылмады. Әнием математика укытучысы буларак, гаиләдә дә урыс телендә аралаштык. Мин телсез үстем! Аның бөтен фаҗигасен әле килеп аңладым. Бер урыс кешесе миңа исемең шундый матур, ник аннан ояласың дигәч кенә Зөһрә исемен кабул иттем. Исемебез –әти-әниләрнең бүләге булуын шунда гына аңладым.
Югыйсә, нәнәем авылда яшәде. Мин аңа җәйләрен кайтып кунак була идем. Ул да ак тәнле, зәңгәр күзле иде. Әни шәҗәрәне төзеде, безнең буында урыс милләте кушылган очрак булмаган. Әле барын да тәртипкә салмасам, барын да югалтасымны аңладым. Ирем милләт аермый. Бу халәтемә вакытлы мавыгу итеп карый”.
Зөһрә әйтүенчә, биш яшенә кадәр әбисе белән татарча сөйләшкән. Ана теле булган аның, бүген шуны ача, исенә төшерә. Бу эшендә аңа үз башлангычында татар телен сөючеләр клубын оештырган актив кызыбыз Гөлшат Сафина ярдәм кулы сузган. Скайп аша берничә дәрес, Уфага кайткач алган сабаклар һәм инде кабат скайп аша Зөһрә изге эшен дәвам итә.
Җәй көне кабат кайткач, әтисе яклап туганнарын күрергә тели. Әйтүенчә, әтисенең туганы Финат Галимов Мишкә районы Карачим авылында яши. Соңламый туганнары турында мәгълүмат тупларга максаты, кайтырга, күрешергә. Картәтиләре 3 буында мулла булган.
“Мин кайбер очракларда авыр хәлгә очрап та, исән-имин котылам. Әнием, фәрештәләрең саклый, ди. Бертуган абыем Мәс-
кәүдә яши, татар кызына өйләнде, уллары Айбулат та телне саклый. Әтиемнең беренче никахыннан туган Илдар абыемны табарга телим, әти вафатыннан соң югалттым аны. Ә ул әтиемне ныграк белә. Аның Тимур исемле улы да бар. Аларны табып, әтием турында күбрәк сөйләтер идем. Аларда нәселебез дәвамы.
Мин һәрвакыт үземә ышанмый идем, артык оялчан булганмын.
Ә хәзер үземә ышанычым артты. Әле булса, ул дусларыма ни дип җавап бирергә белер идем. Кешенең үзенчәлекләрен сакларга кирәк. Кеше үзе булып калырга тиеш.
Рус романслары, французча җырлар да артта калды, максатым – нык ошаган татар җырын өйрәнергә! Бу башкаларны кире кагу түгел, мин татар эстрадасын аңлый башладым. Бу җырлардан көч алам. Әмма бөтен татар җырлары да алай үтеп керми. Җырга сөюне әтием уяткан иде.
Әткәй. Мин аны бик ярата идем шул. Ул мәрхүм инде. Пластин-
калар уйнатып, татар халык җырларын тыңларга ярата иде. Ә мин ул җырларны кызык күреп көлә идем. Зөһрә Сәхәбиева җырлары язылган пластинкалар исән. Аларны тыңлап, әтием нинди хисләр кичереп яшәгән, шуны аңлыйсым килә”.
Бу кайтуында Зөһрә беренче тапкыр ”Нур” театрына барган. Моңарчы ул аны гел урап узган булган. Тәрҗемәсез генә тыңлаган. Мөмкин кадәр үзе аңларга тырышкан. Үзе чигү өчен калфаклар да алып китте Зөһрә. “Чит илгә киткән кеше барын да оныта дип уйлыйлар. Мин оныта алмыйм. Монда чакта кадерен белмәгәнмен. Киткәч аңладым”, – ди ул.
Бүген Зөһрәгә 33 яшь. Тырышып туган телен өйрәнеп, асылын барлый ул.
Югалтулар аша үзенә кайткан кунагымны тыңлап күңел тулды. Кеше башына төшкән сынауларның иге-чиге юк икән һәм асылыңа алып кайтыр юллар ифрат урау булуы да бар бит...