| “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат-конференциясендә Башкортстан Республикасы ЮХХДИ начальнигы Динар Заһит улы Гыйльметдинов үткән елга нәтиҗә ясады. |
–Үткән ел авыр булды, – дип башлады ул сүзен. – Кыш карлы килде, ел башыннан ук юл-транспорт һәлакәтләре, һәлак булучылар артты. Республика юлларында 152 кешене югалттык, ә соңгы биш елда 3047 кеше һәлак булды.
Юл-транспорт һәлакәтләре арасында иң күбесе – бәрелешү очраклары, икенче урында – транспорт чараларының җәяүлеләр өстенә барып менүе. Былтыр юлларның төзексез булуы аркасында аварияләр саны 0,5 процентка арткан. Гәрчә юлларны төзекләндерү өчен миллионышар сум акчалар бүленүгә карамастан, ул һаман да иң авырткан проблемаларның берсе булып кала.
Республикада табиблар телендә “алтын участок” дип аталган урыннар бар икән. Болай дип ашыгыч ярдәм машиналары вакытында килеп җитеп, каза күрүчеләрнең гомерен саклап алып калу очраклары күп булган урыннарны атыйлар. Уфа шәһәре республикада бу уңайдан беренче тора: ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары авария булган урынга уртача алганда 10-15 минут эчендә барып җитә.
Иң авырткан проблемаларның тагын берсе – юлларда балаларның һәлак булуы. Былтыр республикада 23 бала һәлак булган, шуның 17се транспортта пассажир буларак барганда. Монда ата-аналар, олылар гаепле, дигән фикердә ЮХХДИ җитәкчесе. “Кайбер хәлләрне аңлатып та булмый. Әйтик, Илеш районы, авыл юлы. Ул юлдан көненә санаулы гына машина үтә. Һәм авария, ике кеше һәлак булган. Моны ничек аңлатырга? Шушы көннәрдә генә Дүртөйле-Чакмагыш юлында бер хатынкай ике баласы белән һәлак булды. БМВга бәрелгән дибез, БМВ төп юлдан килгән, аның бу авариядә бер гаебе дә юк. Руль артындагы хатын үзе дә, ике баласы да һәлак булды. Ике ел элек ире дә юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган”...
Руль артына эчеп утыручылар саны буенча без Русиядә Мәскәүдән кала икенче урында барабыз икән: 2017 елда Башкортстанда 27 мең 663 водитель шайтан суын кабып юлга чыккан. Хәтта мәктәп автобусларында да мондый фактлар очраган. Исерек водительләр катнашлыгында ясалган аварияләр арта, ди Динар Заһит улы. Исерекләр ясаган аварияләр 7,5 процентка артса, һәлак булучылар 40,5 процентка күбәйгән.
Автомобильләрне теркәү турында да сөйләп үтте ул. Былтыр 72 меңнән артык яңа машина исәпкә куелган. 2016 ел белән чагыштырганда, 15 мең машина күбрәк сатып алганнар.
Былтыр 35 меңнән артык яңа водитель таныклыгы бирелгән. “70-80 мең кеше водитель таныклыгы алган еллар бар иде”, – дип искә ала Динар Заһит улы. Водительгә укучыларның саны кимүе, беренчедән, автомәктәпләрдә хаклар арту белән бәйле булса, икенчедән, имтихан тапшыруы катгыйлашу белән аңлаталар. Имтиханнарның теория өлешен беренче тапкырдан 90 процент укучы бирә алса, машина йөртү буенча этапны бары тик 45 проценты гына бирә ала. Өч тапкыр биреп карыйлар һәм бирә алмасалар, яңадан укырга җибәрәләр.
Штрафларга килгәндә исә, былтыр ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан административ хокук бозу турында 2 млнга якын протокол төзелгән. Водительләрнең 91 проценты штрафларын вакытында түли, 67 проценты ике атна эчендә яртысын гына түләү ысулын кулланырга тырыша. 2017 елда барлыгы 1,5 млрд сум күләмендә штраф түләнгән.
Динар Заһит улы Уфа шәһәрендәге маршрут автобуслар белән алып барылган профилактик чаралар турында да сөйләп үтте. Бу уңайдан зур эш алып барыла: былтыр 167 мең автобус водителе җаваплылыкка тарттырылган, шулай ук автобуслар катнашлыгында аварияләр санын кыскартуга ирешкәннәр.
97 автобус водителе руль артына эчеп утырган килеш тотылган, 40ы исә водитель таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш эшләп йөргән.
Үткән ел автобуслар катнашлыгындагы юл-транспорт һәлакәтләрен азайтуга ирешкәннәр. Республикада автобуслар катнашлыгында теркәлгән аварияләрнең 70 проценты Уфа шәһәренә туры килә.
ЮХХДИ хезмәте эшчәнлегенең төп максаты – кеше гомерләрен саклау. Нинди генә чара үткәрелмәсен, исерек водитель тотыламы, автобуслар тоткарланамы – алар барсы да кеше гомерләрен саклап калу һәм юллардагы аварияләр санын киметү өчен башкарыла.
Безнең халыкта юкка гына: “Ашыгулар һәлакәткә илтә”, димәгәннәр.
– Безнең максат штраф җыю түгел, ә юлларның иминлеген тәэмин итү, –диде Динар Заһит улы журналистлар белән хушлашканда. – Кагыйдә бозучыларга карата законның катгыйлануын аңларга була. Чөнки сүз иң кадерлесе – кеше гомере, сәламәтлеге хакында бара. Машина йөртүчеләрнең битарафлыгы бит еш кына төзәтеп булмастай аяныч хәлләргә китерә.