Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 13:54

Заводлар халык өчен дә эшләргә тиеш

Бу атнада ил президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Уфага килеп китте. Ул иң беренче булып Уфа моторлар төзү берләшмәсенә юлланды. Биредә вертолет двигательләре җитештерү һәм җыю өчен тәгаенләнгән технологик үзәктә булды. УМПО импортны алмаштыру кысаларында “Ми” һәм “Ка” вертолетлары өчен тәгаенләнгән ВК-2500 двигательләре узелларын җитештерү программасында катнаша.

Элек әлеге двигательләр Украинадан кертелгән. Берләшмә эшчәнлеге белән якыннан танышкач, ил башлыгы аны югары бәяләде. Ул оешма хезмәткәрләре белән дә аралашып, аларның сорауларына җавап бирде. Ипотека ставкалары турында да сүз барды. Дәүләт башлыгы балалары булган гаиләләргә ипотека буенча аерым программалар булдырылуын ассызыклады. Аларга ярашлы, балалы гаиләләр өчен ипотека буенча 6 процентлы ставка каралган. Ставка 6 проценттан күбрәк булса, арткан өлеше федераль бюджеттан компенсацияләнәчәк.
Владимир Путинның тәү чиратта УМПОга баруы юкка түгел иде. Биредә ул оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан гражданнар өчен тәгаен-ләнгән югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Оборона министрлыгы тарафыннан күпләп заказлар бирү чоры үткәч, җитештерү күләме кыскарачак һәм киләчәктә диверсификацияләү мөһим юнәлеш булачак. “Гражданнар өчен тәгаенләнгән продукцияләр чыгару предприятиеләрнең куәтен тулысынча кулланырга һәм аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итәргә тиеш”, – диде В.Путин. Күзаллаулар буенча, оборона комплексы предприятиеләренең гражданнар өчен чыгарган продукциясенең өлеше 2025 елга – 30 процентка, 2030 елга 50 процентка җитәргә тиеш.
Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән аерым очрашты. Сүз төбәкнең социаль-икътисади үсешенең актуаль мәсьәләләре турында барды. “2017 елны без ярыйсы яхшы җитештерү күрсәткечләре белән тәмамладык, – диде Рөстәм Хәмитов. – Алга куйган бурычларны үтәп чыктык”. Республика Башлыгы РФ президентын май указларының ничек үтәлүе, республикада игълан ителгән Гаилә елы кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү чаралары белән таныштырды. Шулай ук нефть һәм химия тармагын үстерү мәсьәләләре дә каралды.
Ил башлыгы Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашты. Владимир Владимирович Башкортстанда мәчетләр саны артуга, ислам дине буенча белгечләр әзерләүгә уңай бәя бирде.
Башкортстанның социаль-икътисади, дини тормышы белән танышкач, Владимир Путин Татарстанга юл алды. Ул Казанда мөфтиләр һәм Болгар ислам академиясе җитәкчеләре белән очрашты.
Читайте нас: