Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 гыйнвар 2018, 13:18

Иман җанда ярала

Игътибар иткәнегез бардыр: авыл өстендә мәчет манарасы күренсә, күңелгә ниндидер бер сихри җылылык йөгерә. Ул авыл үзеннән-үзе якын, кадерле булып китә. Бу юктан түгел.Безнең татар, башкорт авылларының күп гореф-гадәтләре, йолалары дин белән бәйле. Авылларыбыз гомер бакый диннең, телнең, әдәп-әхлакның бишеге булган. Динле булу – зур хезмәт ул, көндәлек тырышлык, бертуктаусыз тәнеңне һәм җаныңны пакълыкта тоту дигән сүз. Быел, Аллага тапшырып, “Мәчетле авыл – иманлы авыл” исемле яңа акциябезне башлап җибәрдек. Ниятебез – ел дәвамында авылларыбыз мәчетләрендә дин кардәшләребез белән очрашып, аларның хәлләрен, борчыган мәсьәләләре, авыл өчен мәчетләрнең әһәмияте турында язу. Ничек яши бүген авыл мәчете? Дин кардәшләребез туган телдә гәзит-журналлар укыймы? Чөнки тел, дин, моң милләтне саклаучы өч таган.

Бисмиллә әйтеп, сәфәребезне “Өмет” гәзитенә иң күп язылучылардан булган Дүртөйле районыннан башладык. Ахун, хаҗи Рәмил хәзрәт Исәнбердин безнең бу тәкъдимне бик ихлас, җылы, сөенеп каршы алды. “Чәршәмбе көнне иртәнге тугызда иң зур сыйныфның дәресләре башлана, очрашуыбызны шул көнгә билгели алабыз”, – диде һәм без дә бик шатланып килештек.
Менә без Дүртөйледә. Нурлы йөзле апалар, абыйлар дин-әхлак дәресләренә җыелганнар.
–Иң беренче өйләребездә тынычлык булсын, гаиләләрдә, авылларыбызда, шәһәрләребездә, илләребездә, дөньяларда тынычлык булсын, – дип очрашуыбызны дога кылудан башлап җибәрде Рәмил хаҗи. – Файдалы гыйлемнәр алырга насыйп булсын.
Безнең бу сыйныфта 26 кеше укып йөри. Халкыбызда гыйлем өйрәнү теләге бар. Мәчеттә барлыгы 7 сыйныфта дәресләр алып барыла, монда безне укыткан укытучыларыбыз, хаҗиларыбызның иптәшләре, хокук сакчылары, тәрбиячеләр, нефтьчеләр, хөрмәтле табиблар, иген игүчеләр – барсы да бар. Алар шушында үзләренә ямь таба, рухларына вә тәннәренә сәламәтлек ала. Үзем дә арып китсәм, мәчеткә киләм, яңадан хәл кереп киткәндәй тоела, тагын йөгереп йөри башлыйм. Мәчеткә сокланып карап торам. Динебез мәчеткә сокланырга кушкан бит, мәчет ул Аллаһының йорты, халыкка ул һәрвакыт матур булып күренсен, ди. Һәм ул халык белән бергә матур булып күренә.
Әлхәмдүлиллә, районыбызда 36 мәхәллә, 32 мәчет бар. Салпар, Әкәнәй авылларында мәчетләр төзелеп ята, түбәләре ябылган. Иншә Аллаһ, дүрт мәчет ачасыбыз бар, –дип бәян итте хәзрәт. – Бик матур эшләгән, көненә биш вакыт намаз укылган мәчетләр бар, барсында да җомгалар укыла.
Дәрескә килүче апа-абыйларыбыз да “Өмет” акциясен хупладылар.
– Без картәти, картәниләр белән үстек һәм алардан тәрбия алдык, – дип бәян итте Газизә апа. – Алар вак сурәләрне ятлаталар иде, күңелләребездә шул иман сакланган. Мин быел икенче ел укырга йөрим, укырга килүемә бик шатмын. Шушы хәрефләр миңа җан бирә, рәхәтлек бирә. Шушы тактага караулары, хәзрәтне тыңлаулары рәхәт. Аның сүзләре йөрәгебезгә май булып ята. Иртәнге сәгатьтә шушында килеп утырулар безгә олы бәхет.
–Быел миңа балаларым бүләк итеп “Өмет” гәзитен яздырган, – дип үзе белән таныштырды гомере буе шәфкать туташы булып хаклы ялга чыккан Рәйсә апа. – 2005 елда иптәшем үлгәч мәчеткә килдем. Шатлык белән генә түгел, кайгы-хәсрәт килгәндә дә мәчет ишеген ача кеше. Рәмил хаҗинең матур итеп вәгазь сөйләүләре күңелемне авыр вакытта тынычландыра иде. Аллаһы Тәгаләнең мине шушы юлга күндерүенә бик рәхмәтлемен. Мин гомерем буе медицинада хезмәт иттем һәм пенсиягә чыгып мәчеткә йөри башлагач аңладым: медицина Коръәннән тора. Бер генә баганасын – намазны алыйк: бүген намазны ак таш, кара таш дип укымыйлар. Аларны сурәләр, аятьләр ятлап өйрәнәбез, – дип бәян итте Рәйсә апа. – Без баш миенең склеротик үзгәрешләрен профилактикалыйбыз. Тәһарәт алмый намазга басып булмый. Гигиена-санитария – медицинаның бер бүлеге. Аннан, кешедә 200дән артык буын бар, барсы да намаз вакытында хәрәкәткә килә. Бу артрит, артрозны профилак-тикалый. Намаз вакытында уң якка, сул якка сәлам бирәбез, бу рәвешле муен остеохондрозын профилакти-калыйбыз.
Рәйсә ападан соң сүзне Биектау авылы имамы, Дүртөйле районы-ның имам-мөхтәсибе Әсләх Шәрәфи улы Шәйгазин алды:
– Армиядә хезмәт итеп кайткач Себер якларына эшкә киттем, шунда гаилә корып, балаларым шунда дөньяга килде. 2009 елда пенсиягә чыккач туган якка кайттык. 2010 елда Хаҗга барып кайттым. Ул вакытта авыллары-бызда мәчетләр юк иде, Дүртөйледәге шушы җәмигъ мәчетенә җомгага йөри башладык. Рәмил хаҗи миңа Биектау авылында хәзрәт булырга, дин эшләрен алып барырга тәкъдим итте. Тотынып карарга булдым. Мәктәп янында бер ташландык йорт тора иде, шунда обойлар ябыштырып, авылдашлар белән матур гына намазлар укый башладык. Авылдашлар, Аллаһка шөкер, күңелләр күтәрелеп китте, диделәр. Раббыбыз юлларын ачып тора, “Самстрой” җәмгыяте җитәкчесе безнең авылда яши, шатланып безгә ярдәм итәргә булды. Түбәләрен сүтеп, тәрәзәләрен алмаштырып, шундый эшләрдә ярдәм итеп тордылар. Авылдашлар өмә белән көздән үк эшли башлады һәм март аенда инде мәчетне ачып та җибәрдек. Бер-беребезгә миһербанлы булып, файдалы гыйлемнәр алып яшәргә насыйп итсен Раббыбыз. Дин начарлыкка өндәми. Балаларның бәләкәйдән колакларына салып торсаң, тәрбия ул чәчеп куйган орлык кебек, яхшы җиргә чәчсәң, шытып чыгачак, начар җиргә төшсә – чери. Уңдырышлы җирләр булсын, мәчетләребез гөрләп торсын, кемнәр мәчеткә әле аяк басмаган, йөри башларлар, барыбызга да әҗер-саваплары булыр, Иншә Аллаһ.
Коръән укып ачыла йөрәкләр
Дүртөйледә очрашуыбызны тәмамлап Коралачык авылына юл алдык. Анда борынгы бинаны тарттырып китереп мәчет салып куйдылар, диде хәзрәт.
Коралачык мәчетенә барып кергәндә анда да дәрес бара иде. Авыл апалары дин сабакларына җыелганнар. Аларны Әсләх хәзрәт сәламләде:
– Ата-бабаларыгыз көч түккән күркәм мәчетләрегезне сакла-гансыз, әлхәмдүлилләһ, ул вакытта техникалар да булмаган. Әйткән азаннар, укыган намазлар кабул булсын. Кемнәр изге балалар калдырган, кемнәр мәчетләр төзеткән, аларның гамәл дәфтәр-ләре ябылмас ди. Шушы күркәм мәчетләргә гыйлемнәр алырга йөрүегез хәер-догалар булып барып ирешсен. Гыйлемле әбиләр булгач, оныкларыгыз да сезнең намаз, Коръән укуыгызны күреп үсә. Алар, үсеп җиткәч, кайда гына яшәсәләр дә иманлы булып, динебезне дәвам итүчеләр булсыннар. Мөгалли-мәләргә Аллаһның рәхмәте насыйп булсын, кемгә Коръәннән бер генә хәреф өйрәтсәң дә, шуның әҗер-савапларын күрерсең, ди. Иң яхшы кешеләр шулар, ди, кем гыйлем алып, шул гыйлемне башкаларга таратыр. Күрше-күләннәрегезгә үрнәк булып, авылдашларыгыз сездән күреп сезгә иярерләр. Аларга да насыйп булсын шулай догалар кылып мәчетләрдә гыйлемнәр алырга.
Лилә апа Коралачык авылының мәчете тарихын сөйләп үтте. “Коралачык элек өч мәхәлләле зур авыл булган. 1935 елда, репрессия дулкыннары башлангач, беренче мәхәлләнең мәчетен сүтәләр, мулласы Шакирҗан мәзинне сөргенгә җибәрмиләр, әмма өеннән куып чыгаралар. Ул землянка казып шунда яшәгән. Безнең мәхәлләнең мәчете исә 1890 елда төзелгән булган. Әңгәсәк авылыннан яхшы атлы кешеләрне җибәреп, бүрәнәләр ташып, әлеге медпункт урынында төзегән булганнар. Ходайның рәхмәте белән 1963 елга кадәр аның манарасы киселми тора. Монда склад та булган, чебеш тә караганнар, йон да теткәннәр, әмма манарасы киселмәгән. Тирә-якта манаралар киселеп бетә, безнең авылда аны кисәргә беркемнең дә кулы бармый. Әңгәсәккә барып бер рус кешесен чакырталар. Рус кеше белмәгәндер инде, манара кисәргә балта белән килә. Истәлекләргә караганда, тирә-яктагы кешеләргә кереп пычкы сорап йөргәннәр. Мәчет янына картлар җыелып тәкбир әйтеп, елашып, Ходай сугар инде аны кисеп төшергәндә дип куркып карап торганнар. Манара кичкә генә гөрселдәп авып төшә...1991 елда авыл картлары колхоз рәисенә барып мәчет төзү турында киңәшләшкәннәр. Ул вакыттагы хакимият башлыгы Рухылбаян Нурлыгаян улы Янгиров бик ярдәм иткән. Әлеге мәчет урыны хәзрәтнең картәнисе гомер иткән нигездә. Догалы, динле кешеләр булганнар. Бинаны шушында тарттырып, 1992 елда мәчет ачылды. Шуннан бирле дингә сусаган халык мәчеттән өзелгәне юк. Коралачык бик динле авыл булган, монда дин өзелеп тормаган. Мәчетләр ябылгач кешеләр җомга намазларын өйдә укыганнар, корбан, ураза бәйрәмнәрен үткәргәннәр.
Лилә апаның сөйләгәннәрен тын да алмый тыңлап утырдык. Мәчетнең манарасын кисеп төшерүләре турында сөйләгәндә беркем дә тыныч кына кала алмады, яулык очлары белән күз яшьләрен сөртеп утырдылар...
Мәчетнең имамы – Әхмәдуллин Мөнәвир Әхмәтшәриф улы һәм мөгаллимә Хуҗина Гайшә Шамсун кызы – икесе дә югары белемле остазлар.
– Авыл халкы мәчеткә садакасын биреп тора, Мәскәүдә яшәгән авылдашлар фытыр садакаларын җибәрәләр. Мәчетне тотарга шул акча җитә, былтыр кое казыдык. Динебез дәвам итсен дибез инде. Манчарда да яңа мәчет ачтылар, анда да гөрләп тора, тәравих намазлары укыйлар, уразалар тоталар, корбан, ураза бәйрәмнәре үткәрелә. Бер-беребез белән аралашып, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, – дип беравыздан бәян итте апалар.
– Безнең мәчетебез матур, күркәм, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гыйлем алырга киләбез. 2006 елдан укыта башладым, – дип үзе белән таныштырды Гайшә ханым. – Беренче елны күп итеп балалар килде. Хәрефләрне өйрәндек, исләрендә тиз калдыралар, матур итеп ятлыйлар иде, Коръән ярышларына йөредек. Ел саен Дүртөйледә Коръән ярышлары үтә, гел урыннар алып тордык. Балалар Коръәнне тәҗвид белән укыйлар иде. Көз көне эшләр беткәч укулар башлана. Дәресләрдә Аллаһы Тәгаләнең иң күркәм исемнәрен, сыйфатларын өйрәнәбез. Пәйгамбәрләрне, фәрештәләрне, кыямәт көненә әзерлек, тәкъдиргә өйрәнәбез, фикһ гыйлеме – ураза, зәкәт, хаҗ, намаз турында сөйлим. Өченче дәрес – әхлак. Әхләк – иманның яртысы. Безнең динебез әхләк белән үрелеп бара. Дин әхләгебезне төзәтә, туганнар белән аралашу, балалар тәрбиясе, ата-анага хөрмәт, Пәйгамбәребезнең тормыш юлын – барсын да шушы дәрестә өйрәнәбез.
Дүртенче дәрес – Коръән дәресе. Пәйгамбәребез әйткән, кем дә кем Коръәннән бер хәреф өйрәнә, аңа савап языла. Укудан үзебезгә шифа алабыз, Аллаһы Тәгаләнең хикмәте бөтен җирдә дә бар.
Коралачык мәчетендә дини бәйрәмнәр, мөнәҗәт, мәүлид кичәләре матур итеп үтеп тора, хуҗалык рәисе Марат Мәүләви улы Корбанов ел саен корбан чалырга сарык бирә икән. Авыл халкы арасында да корбан чалучылар күп.
Мәчет ишекләре гел ачык
Коралачыктагы ихлас очрашудан соң юлыбызны Семилетка авылына дәвам иттек. “Әс-Сәләм” мәчетендә дә безне авылның ак яулыклы, нурлы йөзле абыстайлары көтеп тора иде. Алар да үз мәчетләре белән таныштырып үтте.
Семилетка авылы нефтьчеләр бистәсе буларак 1963 елда төзелә башлый. 2010 ел җанисәбен алу мәгълүматларына караганда, биредә 3977 кешенең яшәве мәгълүм. Шуңа монда тарихта зур эз калдырган мәчетләре булмаган. Әмма татар булган җирдә мәчет бар, диләрме әле? Семилетка мөселманнары берләшеп 2004 елда мәхәллә советы төзиләр һәм мәчет төзү эше башлыйлар. Спонсорлары юк, авыл халкының җыйган акчасына төзелә. 2009 елны көз көне абыстайлар, хәзрәтләр Уфадагы Хәмзә хаҗига бәйләнешәкә чыгып ярдәм сорый. Хәмзә хаҗиның ярдәме белән 2010 елда мәчет төзелеп бетә.
– 2010 елның декабреннән алып дежурда торабыз, - дип бәян итте Фәридә Фатыйх кызы Газетдинова. – Былтыр апрель аенда Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетеннән Фатыйма абыстай Фәткуллина килде, вәгазь, зикер әйтүнең файдалары турында сөйләде. Башкортстан мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Розалия абыстай Халикованың вәгазе бик матур булды.
Мәчеттә абыстайларның дежур булуына башта каршы булучылар да булды, әмма Фатыйма абыстай әйтүенчә, моның бер зыяны да юк. Мәчетебезнең ишекләре гел ачык, килүчеләрне якты йөз белән каршы алабыз, Коръәннәр укыйбыз.
Былтыргы Рамазан аенда җиде ифтар үткәргәннәр. Дүрт мөселманнары хаҗга барган. “Аларны мәҗлесләр ясап озаттык, мәҗлесләр ясап каршы алдык. 1 сентябрьдә матур итеп корбан бәйрәмен үткәрдек, 8 кеше корбан чалды, - диделәр алар. – Мәчетнең хуҗалык эшләре тулысынча мәхәллә халкының биргән сәдакасына алып барыла. Авыл халкына бик рәхмәтлебез, мәчетне карап тотуда бик ярдәм итәләр. Зәкәтләрен, сәдакаларын биреп торалар. Имамыбыз яшь егет, ике атна дәүләт хезмәтендә эшли, ике атна монда хәзрәт булып йөри. Җомга намазларын алып бара. Мөтәвәллият бар, ярдәм итүчеләре күп. Җомга намазларында 20 ләп кеше була. Яшьләр дә килә”.
Мөгалимәләре Гузәл Насрулла кызы Яр Чаллы шәһәрендә “Ак мәчет” каршындагы мәдрәсәне тәмамлап, былтыр дин сабаклары бирә башлаган. “Укырга намаз укый белгән абыстайлар йөри. Алар белән Коръәнне тәҗвид буенча укырга өйрәнәбез”, – ди ул.
Автордан. Мөселман халкы яшәгән җирлектә мәчет ул hәрвакыт – халыкның йөзе. Тарихта да авылларның дәрәҗәсе аның мәчет-мәдрәсәсе булуы белән билгеләнгән. Ул халыкның ислам диненә булган хөрмәтен күрсәтә. Мәчет нинди булырга тиеш дип сораганда, ул авылның иң күркәм, иң матур йорты булырга тиеш дип җавап бирү дөрестер. Соңгы ике дистә ел эчендә динебезне кайтару өчен бернинди киртәләр юк дип әйтергә күнегеп киттек. Манара-
лары киселгән мәчетләрне торгыз-
дык, һәр татар, башкорт авылында диярлек Аллаһ йортлары төзеп куйдык. Дүртөйле районындагы командировкадан мин монда авыр заманнарда да динебезне саклап калган әби-бабаларыбызның рухы яши икән, дип кайттым. Мәчетләр – безгә насыйп иткән зур нигъмәт, дүртөйлеләр шуны аңлап, мәчетләрен гөл кебек кадерләп, саклап тота. Ә бит республикабызда утына-газына түли алмаган мәчетләр бик күп. Садакаларыгызны кабул итсен Аллаһы Тәгалә, иман байлыгы, бәрәкәт бирсен.
P.S. Ә сезнең авылда мәчет ничек эшли? Сездән кызыклы хәбәрләр һәм чакырулар көтеп калабыз.
Эльвира Әсәдуллина.
Фәнил Абдуллин фотосурәтләре.
Читайте нас: