Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2018, 11:36

Закон алданган өлешчеләрне яклый

“Алданган өлешчеләрнең проблемаларын 2018 елда хәл итәргә тырышачакбыз”.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Исегездә булса, узган елның октябрь аенда Республика хөкүмәте каршында әлеге мәсьәләне хәл итү өчен махсус эшче төркем булдырылды. БР Дәүләт Җыелышы депутатлары акча түләп тә фатирлы була алмаган гражданнарны яклаячак закон кабул итте.

Республика буенча алганда, иң күп өлешчеләрне “Серебряный ручей” төзелеш оешмасы алдады. Бу оешма 2012 елдан алып кешеләрне урамда йөртә. “Меркурий” оешмасының Уфадагы Степан Кувыкин ура-мында йорт төзелеше туктап калган. Йортның бер өлеше генә төзелеп, фатирлар бүленгән. “Миловка паркы” да “иң яхшы җирләрдә – яхшы йортлар” дигән шау-шулы рекламалар белән башланып киткән иде. Ул Уфаның Дим һәм Затон бистәсе арасында төзелә башлады. Анда барлыгы 15 мең кеше яшәрлек йортлар төзелергә тиеш иде. Яхшы гына башланып киткән төзелеш, көннән-көн сүлпәнләнә барып туктап калды. Узган елның 27 июлендә “КилСтройИнвест” төзелеш компаниясе бу зур төзелешне ахырына кадәр җиткерәлмәслеген белдерде һәм вәкаләтләрен “Амнис-Групп” төзелеш оешмасына тапшырды. Бүгенгесе көндә Республика Арбитраж судына, Саклык банкы тарафыннан “КилСтройИнвест” төзелеш оешмасын гамәлгә куючы Сергей Ластовчук һәм Николай Шеинга карата мәхкәмә искы белән чыкты. Сергей Ластовчукның эше 24 гыйнварда, Николай Шеинныкы 1 февральдә Арбитраж суд утырышында каралачак. Аларның һәрберсенең Саклык банкына 17 миллион сум бурычы бар. Шул ук вакытта Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы бу оешма җитәкчелегенә карата “Мошенничество” маддәсе буенча җинаять эше ачты. Алданучылар саны 1 мең кешедән артып китәр-гә мөмкин. Алар әлеге компаниягә 1 млрд. сумнан артык үз акчасын салган.

Яңа законга һәрбер як үзенчә бәя бирә. Төзүчеләр дәүләт проектын финанслау алымы фатирларның кыйммәтләнүенә китерәчәк дип белдерәләр. Русия финанс министры урынба-сары Алексей Моисеев, киресенчә, дәүләт проектын финанслау хакларны киметәчәк, ди.

– Дәүләт проектын финанслау юлы белән төзелеш алып баруның өстенлеге банк кредитының процентына бәйле. Әгәр дә кредит процентлары югары булса, бу закон эшләп китәренә шигем зур,– дип белдерә.

Яңа законнар буенча, һәр килешү өчен 1,2 процент төзелеш фондына күчерелергә тиеш. Бу отылучылар булган очракта аларның чыгымнарын каплау өчен тотылачак. Төзелеш компаниясенең бер генә банк исәбе булырга тиеш. Шул ук вакытта аның башка банкта бер генә сум да кредит бурычы булмау катгый таләп булып тора. Матди чыгымнарга каты таләпләр куела. Төзеләчәк объект хакының бары 10 процентын гына хезмәт хакына, социаль түләүләргә, төрле салымнарга, рекламага, офис тотуга яки арендалауга, офис техникасына, коммуналь түләүләргә тотынырга рөхсәт ителә. Бу үз чиратында хезмәт хакларының түбән тәгәрәвенә китерәчәк. Төзелеш тармагына авыр хезмәт, аз хезмәт хакына яхшы белгечләр килмәячәк дигән шик уяна.

Төзелеш оешмасының күпфатирлы йортлар төзүдә өч елдан да ким булмаган тәҗрибәсе булу да таләп булып тора. Оешма бер йортны төзергә алынса, аны бетерми башка төрле бер хезмәт белән дә шөгыльләнә алмый булып чыга. Төзелешне ярты елга тоткарлау да зур штраф салуларга китерәчәк. Менә шундый шартларда күп төзелеш ошмалары эшләүдән туктамасмы? Төзеләчәк объектлары күпкә кыскармасмы? Фатир алырга теләүчеләр чираты тагын да зурая төшмәсме?

Бу күпләрне борчыган сорау.

Рәдиф Фәтхи.


Читайте нас: