Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2018, 11:11

Яшьлек – үзе гүзәллек

“Өмет” гүзәле-2017” бәйгесенең җиңүчеләрен редакциягә чакырып, түгәрәк өстәл артында утырып сөйләшербез дигән ният бар иде. Ниһаять, кызлар белән очраштык. Җылы, матур, эчтәлекле чара килеп чыкты.


Исегезгә төшерәбез, “Өмет” гүзәле-2017” бәйгесе ел буена дәвам итте. Килгән фотолар буенча фикер йөрткәндә, кызларның һәрберсе үзенчә матур. Әмма бәйге булгач, сайлау булырга тиеш. Дөресен әйткәндә, сайлау кызу булды. Бәхәсләр, дәлилләүләр аша, дүрт сылуны финалга сайлап алдык. Алар – Салават районыннан Гөлназ Радис кызы Галләмова, Аскыннан Ильмира Давыт кызы Маннапова, Ярмәкәйдән Эльвина Иршат кызы Ялаева, Туймазы районыннан Диана Фәрит кызы Талипова. Сайлап алу турына үткән гүзәлләргә “Өмет” сайтында тавыш бирү оештырылды. Аның нәтиҗәләре буенча, 314 тавыш җыючы Гөлназ Радис кызы Галләмова “Өмет” гүзәле-2017” исеменә лаек булды.

Кызлар барысы да – студентлар. Бәйгенең тәмамлануы сессия чорына туры килгән-лектән, беркемнең дә имтихан, укуына хилафлык килмәсен өчен, очрашу вакытын бераз кичектерергә туры килде. Шулай итеп, кызларның өчесе – безнең редакциядә кунакта. Тәүгеләрдән булып, ерак араларны якын итеп, Октябрьский шәһәреннән Эльвина Ялаева килеп җитте. Ул Ярмәкәй районының Тарказы авылыннан. Былтыр 11 сый-ныфны тәмамлап, бүгенге көндә С.И.Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть коллед-жында беренче курста укып йөри. Салават районының Лаклы авылы кызы Гөлназ Галләмова Башкорт дәүләт универси-тетының татар филологиясе һәм мәдәнияте факультетында бака-лавр программасы буенча укып, аны кызыл дипломга тәмамлап, бүген магистратураның беренче курсында белем ала. Аскын районы Солтанбәк авылында туып үскән Ильмира Маннапова бүген Башкорт дәүләт универси-тетының башкорт филологиясе һәм журналистика факульте-тында бакалавр программасы буенча 4 курста укый. Шул ук вакытта “Тамыр” телеканалының “Тау-тау хәбәр” тапшыруы редакторы булып эшли.

Гүзәлләр белән танышкач, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Гыйльван улы Ногманов, аларны котлап, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. “Киләчәктә, бәлки, зуррак гүзәллек бәйгеләрендә катна-шырга туры килер. Ә “Өмет”тәге җиңүегез үзегез өчен һәрвакыт иң зурысы булып калсын”, – дигән теләген җиткерде ул.

Матурлык – ул киң төшенчә. Кеше үзенең тышкы матурлыгы белән генә түгел, эчке рухи байлыгы, әдәплелеге һәм тыйнаклыгы белән генә чын мәгънәсендә гүзәллеккә ия була. Эчке матурлык белән тышкы матурлык туры килсә генә чын матурлык туа, диләр.

Ә безнең гүзәлләребез өчен матурлык нәрсә соң ул?

Гөлназ: “Гүзәллек – ул тышкы матурлык кына түгел, ул эчке дөнья байлыгы да. Камил акыллы, кешеләргә карата ярдәмчел, ихлас булу кебек сыйфатларны да үз эченә ала”.

Әйе, чын матурлыкны күз белән күрәләр, күңел белән тоялар. Кызларыбызның күңеле бай икәнлегенә шигебез юк. Алар студент иңенә төшкән гыйлем алу дигән зур эшне башкару белән беррәттән актив тормышта кайнап яшиләр. Мәсәлән, Гөлназ студент еллары бик җанлы үтә, дип билгеләде. Үзе актив булгач, Казан белән Болгарны да күреп кайткан. “Сәләт” балалар лагерында әйдаман булып эшләп, тәҗрибә туплаган. Ильмира “Русия студентлары отряды” оешмасына кереп, “Анапа”да лагерьда эшләп кайту бәхетенә ирешкән. Эльвина студент булуның ни икәнлеген яңарак кына тоя башласа да, төрле ярыш-бәйгеләрдә катнышып, үзен сынап карарга өлгергән . “Барысы да кешенең үзеннән тора. Теләгең булса, бүген студентларга мөмкинлекләр бик күп. Студент еллары – хәсрәтсез чорларның берсе. Аның кыйммәтен аңлап кына бетермибез, мөгаен”, – диләр кызлар. Аларның барысы да бию түгәрәкләренә йөри. Буш вакытлары килеп чыкса, театр, кинога баралар. “Кышын шугалакларга йөрибез. Буш вакытыбызны файдалы үткәрергә тыры-шабыз”, – диде гүзәлләр.

Ышанычлы дуслар белән очраштыручы, үзеңне төрле яклап ачу мөмкинлеге биргән студент еллары кызларның күңелендә иң матур чорларның берсе булып калсын дип телибез.

“Өмет” гүзәле”н үткәрү гәзит битләрендә баргач, яшьләрнең бүгенге матбугатка карата фикерен сорамый калу ярамый иде. Бүгенге яшьләр туган телләрендә гәзит-журналлар укыймы?

Гөлназ: “Кызганычка каршы, бүгенге яшьләрне туган телдәге басмаларны күп укый дип әйтә алмыйм. Яшьләр күбрәк телефон, планшет аша Интернеттагы язмаларны укый. Шуңа татар-башкорт телендә сайтлар күбрәк булса, аларны яшьләр укып барачак дип ышанам”.

Ильмира: “Яшьләрнең гәзит-журналларны аз укуы – ул инде факт, сер түгел. Матбугат битләрендә бәйгеләр, яшьләрне җәлеп итә торган чаралар булса, минемчә, аларны кызыксын-дырып була. “Өмет” гүзәле”н генә алыйк. Ул яшьләрне, чынлап та, җәлеп итте. Ә кеше гәзитне кулына алса, фото гына карап калмый, аны тулысынча диярлек укып чыга. Шуңа яшьләрне укымыйлар дип әйтә алмыйм, әмма бүген аларны кызыксын-дыра торган чаралар күплеген истә тотып, шушы юнәлешне җанландырырга кирәк”.

Эльвина: “Мин үзем, авылга, өйгә кайткан саен “Өмет”не укып чыгам. Бәләкәй чактан матбугат басмаларын укып үскәнгә, минем өчен гәзитне кулга тотып уку кызыклы”.

“Интернет челтәрләре булу – яхшы, әмма гәзитнең исен иснәп, тотып укуы – күпкә рәхәтрәк”, – диләр кызлар.

Яшьләрдән мондый сүзләр ишетү – куанычлы. Тышкы һәм эчке матурлыгы булган гүзәлләребез тагын да күбрәк булсын. Шундый теләктә “Өмет” гүзәле” бәйгесен быел да дәвам итәбез. Теләгебез – матурлык аша яшьләрне гәзиткә чакыру, аларны басма матбугатка җәлеп итү.


Язгөл САФИНА.
Читайте нас: