Бүген диеталарсыз һәм физик күнекмәләрсез ябыгу модага кереп китте, шуңа күрә “май яндыручы” препаратларның популярлыгы көннән-көн арта бара. Ләкин ябыгу идеясе белән янган дусларга, танышларга ияреп шушы препаратларны куллана башлаганчы уйланырга кирәк: чыннан да ябыктыру сыйфатына ияме соң алар? Нинди уңай һәм зыянлы яклары турында беләбез?
Уйланырга урын да бар шул – диетологлар ябыктырырга булышлык итүче төймәләрнең, порошокларның файдасына караганда зыяны күбрәк дип чаң кага.
Менә тагын да кисәтәләр: Роспотребнадзор интернет сайтларында гомер һәм сәламәтлек өчен зыянлы саналган “май яндыручы” DNP препаратының куркыныч булуы турында хәбәр итә. Күзәтчелек итүче ведомство үз чиратында составында 2,4 динитрофенол химик матдә булган “май яндыручы”ның Бөек Британия гражданнарының гомеренә һәм сәламәтлегенә зыян салу факты турында мәгълүмат алган. Бәхеткә каршы, бу продукт Русия Федерациясендә азык-төлеккә өстәлмә буларак куллануга рөхсәт ителмәгән, спортчылар өчен махсус туклану, дару, биологик актив кушылма сыйфатында теркәлмәгән. Шулай икән, димәк, бераз иркен тын алырга була. Әмма барыбер дә бурычыбыз – гражданнарның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янавы турында кисәтү.
Табиблар DNP препаратын, законны бозып, “май яндыручы” буларак рекламалауларын, аны интернет сайтлары, шул исәптән “ВКонтакте” аша сатулары турында кисәтә. Ә бит динитрофенол агачка һәм тукымага сеңдерү өчен кирәкле булган буяулар җитештергәндә кулланыла. Нәтиҗә буларак, Роспотребнадзор әлеге продуктны сатып алудан һәм кулланудан баш тартырга чакыра. Әгәр сатып алгансыз икән инде, озакка сузмыйча Роспотребнадзорга һәм аның территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә, кайнар линияләр буенча шалтыратырга киңәш ителә.
Гомумән, махсус азык өстәлмәләре – “май яндыручылар” – турында нәрсәләр беләбез соң? Дөресен әйтергә кирәк, без, гади кешеләр, бу хакта әллә ни хәбәрдар түгелбез. Табиблар, белгечләр аңлатуынча, рөхсәт ителгән препаратларны дөрес кулланганда “май яндыручы”лар тән авырлыгын киметүдә нәтиҗәле чара булып тора. Аны кабул итәр алдыннан иң төп кагыйдәне истә тотарга киңәш итәләр: “май яндыручылар”ны дөрес сайланган диета һәм физик күнегүләр комплексы белән бергә генә кулланырга мөмкин. Составларында кофеин, капсаицин, синефрин, йохимбин, форсколин булган бу кушылмалар аппетитны баса, организмнан артык суны чыгара, матдәләр алмашыну тизлеген арттыра, артык калорияләрне яндыру өчен тән температурасын күтәрергә сәләтле диләр.
Шул ук вакытта “май яндыручы”ларның зыяны турында да сүзләр күп йөри. Файдасына караганда зыяны күбрәк дип исбатларга тырышучылар да бар. Чөнки алар төрле-төрле. Һәрберсе организмга төрлечә тәэсир итә: йөрәк кага, кан басымы күтәрелә, нерв системасы ярсый, эч авырта, үзәк көя... Табиблар әйтүенчә, бер кешегә туры килгән азык өстәлмәсе икенче берәүләрдә инфаркт, хәтта инсульт китереп чыгарырга мөмкин.
Шул ук интернет сайтларында “май яндыручы” продуктлар куллануның үлемгә китергән очраклары турында да мәгълүматлар бихисап. Мәсәлән, Англиядә яшәгән 24 яшьлек Кара Рейнольдс “май яндыручы” продуктлар кулланганнан соң инфаркттан үлеп киткән. Чөнки ул кулланган продукт составында кофеин чамасыннан артык булган. Ә ул препаратны интернет аша сатып алган булган. Икенчедән, туташ артык тән авырлыгыннан җафаланмаган да – ул нибары 64 килограмм авырлыкта булган.
Сәламәтлек һәм гомер өчен зыянлы гына түгел, дөрес кулланмаганда хәтта үлемгә китереп җиткерергә мөмкин препаратлар ирекле сатылган заманда яшибез. Игътибарлы булырга, табиб белән киңәшләшми торып төрле препаратлар, шул исәптә ябыктыручы төймәләр, кулланудан сак булыйк.
* Табиб-диетолог Алексей Ковальков:
– Бүген «май яндыручы» продуктлар турында күп сөйлиләр. Аларның үзенчәлеге шунда – организмда артык май запасын киметергә булышалар, матдәләр алмашыну процессын тизләтәләр, аппетитны басалар, организмнан артык сыекчаны чыгарырга ярдәм итәләр. Ләкин бу продуктларны бик сак, табиб-диетологлар киңәше белән генә кулланырга кирәк. Нинди генә төр өстәлмә, “май яндыручы” булса да, аны базарда уңай репутация яулаган җитештерүче компаниядән генә сатып алырга кирәк. Организмда продуктларга күнегү барлыкка килүчән. Шуңа күрә ай саен 7 көнлек тәнәфес ясарга онытмасыннар иде. Икенче төп кагыйдә – “май яндыручы” продуктларны катгый рәвештә ашар алдыннан күп итеп су эчеп куллану мөһим. Йокы алдыннан кабул итү тыела. Әгәр ярсу, йокы басу, калтырану, күңел болгану кебек халәтләр сизсәгез, дозасын киметергә яки продуктны кулланудан бөтенләй туктарга кирәк. Ябыгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен иң хәвефсез, ышанычлы юл – спорт.
*Римма Мойсенко, табиб-диетолог:
– Тиз вакыт эчендә артык физик күнегүләр ясамый гына ябыктырырга вәгъдә итүче препаратларга күпләр кызыга. Ләкин аларны кабул итә башлаганчы табибка консультациягә барырга онытмагыз. Бәлки, ул продуктлар сезгә бөтенләй ярамыйдыр? Әгәр организм ябыгуга каршы тора икән, мин диетолог буларак, бу эшкә тотынмаска киңәш итәм. Йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр, бөерләр һәм нерв системасы эштән чыгарга мөмкин. Күпчелек “май яндыручылар”ның тискәре тәэсире бар. Йөрәккә нагрузка арта. Составында кофеин булганнары нерв системасын ярсыта һәм йокысызлык китереп чыгара. Өченчеләре бәдрәфкә йөгертә. Сак булырга кирәк. Әгәр ябыгырга кирәк булса һәм шул ук вакытта “май яндыручы” продуктлар кулланырга ярамый икән, табигый ябыктыручы продуктларга өстенлек бирегез. Болар ананас, грейпфрут, яшел чәй... Һәрхәлдә, бу ризыклар организмга зыян салмый.
– Миңа 45 яшь. Соңгы ун елда бер генә хыял белән яшәдем – ябыгырга. Моннан алты ел элек килендәшем белән ябыгырга ярдәм итүче препаратлар куллана башларга ниятләдек. Ул да тулы гәүдәле ханым. Бер комплекс препаратны, хакы кыйммәт булу сәбәпле, икебезгә бүлешеп сатып алдык. Ике ай дәвамында шуны кулланганнан соң 15 килограмга ябыктым. Арытаба ул препаратны сатып ала алмадым, чөнки җитештерми башладылар. Тикшерүләр инфарктка һәм инсультка китереп, алардан халыкның күпләп үлә башлавын күрсәткән. Тагын да берничә елдан соң икенче продуктны кулланып карадым. Ләкин ул минем организмыма туры килмәгәндер, күрәсең, йөрәгем кага, калтырый башладым. Куллануны туктатырга туры килде. Нәтиҗәдә, тән авырлыгым ел саен 2-3 килограммга артып, әлеге вакытта мин элекке авырлыгымны куып җиттем дисәң дә була. Фитнес-залга йөреп, дөрес тукланып карарга уйлап торам. Нәтиҗәсе ничек булыр.