Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2018, 16:42

Тарифлар артуга әзербезме?

Азык-төлеккә даими рәвештә хаклар арту белән бергә елына ике мәртәбә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләрнең күтәрелүе – халыкны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Гади халык июль ае квитанцияләренә өйрәнеп өлгерми, гыйнвар килеп җитә: димәк, тагын тарифларны арттырачаклар. Быел да безне шушы хәл көтә. Төбәкнең тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк 2018 елда коммуналь хезмәтләр өчен хакларның күпмегә артачагын бәян итте.

Шулай итеп, Башкортстанда газ өчен түләү, уртача алганда, 3,4 %ка, утка – 5%ка, җылытуга – 5,26%ка, суга – 6,06%ка, кулланылган суның агып китүе өчен 14%ка артуы көтелә. Гомумән алганда, кушылган түләүләр 8,4 % артмаска тиеш.
Дәүләт комитетында әйтүләренчә, торак-коммуналь хезмәтләргә хакларның максималь артуы Бәләбәй районында – 8,5 %, Чишмә районында – 11,8%, Мәләвездә – 10,83%, Дүртөйледә – 12%, Кыйгыда – 12,6%, Баймак, Гафури, Уфа районнарында һәм Салават, Ишембай, Уфа шәһәрләрендә – 12,8%, Бөредә – 13,45%, Күмертауда – 14%, Тәтешле районында – 14,17%, Сибайда – 14,2%, Учалыда – 14,9%, Яңавылда – 14,95%, Октябрьскийда 19% тәшкил итәчәк.
Су белән тәэмин итү буенча инвестпрограммаларны тормышка ашыру, кулланылган суны агызып җибәрү, җылылык белән тәэмин итүдә концессион килешүләр – боларның барысы да тарифлар үзгәрүгә сәбәп булып торачак. Югарыда санап үтелгән муниципалитетлардагы коммуналь объектларда энергияне һәм ресурсларны саклаучы чаралар кертеләчәк. Алар оешмаларга чыгымнарсыз эшләү дәрәҗәсенә чыгарга, күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, Уфада 60 кв. метр мәйданы булган фатирда ике кешелек гаилә тулы коммуналь хезмәтләр өчен 5012, 92 сум түләячәк. Бу 256, 53 сумга күбрәк дигән сүз.
Башкортстанда гражданнарның торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләү чыгымнарының рөхсәт ителгән максималь күләменең төбәк стандарты расланды. Монда гаиләнең гомум кереме исәпкә алыначак: күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләр өчен – 15%, пенсия алучы ялгыз яшәүче гражданнар, 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар өчен – 18%, башка категория гражданнар өчен 20% тәшкил итәчәк. Әгәр шушы категория гражданнар өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләү артып китсә, алар үзләре яшәгән урында субсидия юллап халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала. Биредә алар үзаллы рәвештә субсидиягә дәгъва итә алалармы, шуны белә алалар.
Читайте нас: