Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2018, 15:47

Балык белән итне күбрәк ашарга тиешбез

Куллану кәрзиненә ит һәм балык продуктларын күбрәк кертергә кирәк. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде. Министр сүзләре буенча, аны яңадан карап чыгарга кирәк, чөнки продуктлар җыелмасының сыйфат составы 2016 елда Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаган сәламәт туклану нормаларыннан калыша.


Кулланучылар кәр-зинендә икмәк про-дуктлары һәм бәрәңге күбрәк салынган, ә ит һәм балык продукт-лары, яшелчә-җимеш-ләр киресенчә, азрак, –ди министр.

Кулланучылар кәр-зине – эшкә яраклы һәр кеше, пенсионер һәм баланың яшәеше өчен кирәк булган товарлар, хезмәтләр-нең минималь җыел-масы. Нормаларга ярашлы рәвештә, 30 көн эчендә эшкә сәләтле кеше ким дигәндә 10,5 кг икмәк продуктлары, макарон һәм ярмалар, 8,4 кг бәрәңге, 14,6 яшелчә-җимеш, 2 кг шикәр комы һәм кондитер эшләнмәләре, 5 кг тирәсе ит һәм диңгез продуктлары, 0,5 кг балык ашый.


Читайте нас: