Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 18:15

Тау бәйрәме кабат очраштырды

Яңа ел бәйрәмнәре чорында безнең Иске Биккенәдә авылдашларыбыз күңелендә истә калырлык бик матур чара – “Тау бәйрәме” үтте.

Аны без бертуган апам Фәнзилә Мәсгуть кызы Зиннәтуллина һәм тормыш иптәшләребез Фәрит Сабитов һәм җизнәм Финал Зиннәтуллиннар белән киңәшләшеп, үзебезнең балачакта чаналарда шуып үскән тау буенда урнашкан йортыбыз каршында оештырдык. Чараны онытылмаслык итеп үткәрүгә һәр башлангычны күтәреп алырга һәм ярдәм итәргә ашкынып торучы актив авылдашларыбыз Гүзәлия һәм Әдип Галиннар, Зәбир Аллабирдиннар һәм киң күңелле, дәртле йөрәкле башка авылдашларыбыз ярдәм итте.

Бар оста гармунчылар безнең авылда туган диярсең! 30 ел дәвамында Калмашбаш авыл мәдәният йортын җитәкләгән Рәвис Сабитов, оста уйнавы белән дан алган Рәсүл Даутов, Зәбир Аллабирдин, Әдип Галин һ.б.-ның чыгышын бәйрәмгә җыелучылар алкышларга күмде.

Бәйрәмнең иң күңелле мәле – таудан чана шуу булгандыр! Бу көнне олысы-кечесе рәхәтләнде генә: кем утырып, кем басып, кем челтәрле, кем элекке үрәчәле чаналарын чормалардан төшереп, рәхәтләнеп шуды! Ә безнең балачакта кайтып та кермәгән тавыбыз бу мизгелне бик тә сагынган булгандыр һәм менә бүген, гүя, аңа кабаттан җан керде.

Авылдашыбыз Майруза апа Насыйрова хәтта бәйрәмгә атап шигырь дә язып килгән иде:

Бозы туңгач буа өстенең,

Тимераяк, чаңгы, чаналарга

Тагын яңа гомер өстәлә.


Өстә бишмәт, башта

“козлоуай”шәл,

Кат-кат төпле пима аякта;

Кайберәүләр кирза итек кигән –

Кирәк түгел тимераяк та!


Еллар үткәч, тагын килдек менә,

Бәйрәм бүген туган авылда,

Балачакны искә бер төшереп

Бәйрәм иттек гөрләп тавыңда!

Гыйнвар аеның салкынына һич тә бирешмәде бәйрәм кунаклары: алар кайнап торган самавырдан тәмле чәй һәм табында урын алган тәмле бәлешләр, тәбикмәкләр белән рәхәтләнеп сыйланды, мондый матур бәйрәм оештыручыларга рәхмәт әйтте.

“Тау бәйрәме” Иске Биккенә күген яктырткан чагу салют белән тәмамланды.

Мөнирә Сабитова.

Чакмагыш районы.
Читайте нас: