Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 17:04

Сыра коллыгында

Билгеле булуынча, “Алкогольгә бәйлелек” диагнозы белән наркология стационарларына кешеләр 40 яшькә якынаярак (әлбәттә, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә) эләгә башлыйлар. Бүген, сыра куллану арта барган заманда, хәтта 20-23 яшьлекләр арасында да, беренче генә түгел, хәтта икенче стадия бәйлелек белән интегүчеләр шактый. Әлеге пациентларның анамнезында аларның сыра белән 2-3 ел дәвамында “шаярган” булулары күзгә ташланып тора. Наркология милли фәнни үзәге биргән мәгълүматларга караганда, яшүсмерләрнең 75 проценты спиртлы эчемлекләрне даими кабул итүне нәкъ менә сыра эчүдән башлый. Бүген сезнең игътибарга билгеле табиб-наркологларның сыра бәйлелеге белән бәйле сорауларга биргән җавапларын тәкъдим итәбез.


– Сыра алкоголизмы, аны ничек аерырга?

–Шунысы билгеле факт: сыра алкоголизмы гадәти алкоголизмга караганда әкренрәк тамыр җәючән. Халыкара чирләрне классификацияләү оешмасы сыра эчкечелеген аерым нозология итеп билгеләми. Ләкин, шуңа карамастан, сырага бәйлелек, алкоголь бәйлелелеге кебек үк, тиз үсеш ала: моңа сыра составындагы этил спирты һәм кирәкмәгән биологик матдәләр гаепле.

–Әлеге алкогольле эчемлек составында очраган агулы компонентларның зарары турында сөйләп үтегезче?

–Сыра эчкечелеге белән чирләүчеләр, гадәттә, терапия стационарларына алкоголь һәм башка эчемлекләр, мәсәлән сыра, кабул итү сәбәпле килеп туган тискәре нәтиҗәләр аркасында килеп эләгәләр.

Сыра аеруча бәвел бүлеп чыгару юллары өчен зыянлы. Ул хәтта анда яман шеш авыруы килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасы өчен куркыныч тудыра. Сыра эчәргә яратучыларда сыеклык көчергәнеше килеп туу аркасында югары кан басымы, ишемия, миокардиодистрофия күпкә ешрак күзәтелә. Шулай ук организмның эндокрин системасы да, сырадагы фитоэстрогеннар аркасында зыян күрә.

Фитоэстрогеннар – хатын-кыз җенси гормоннарының эчемлеккә колмактан кергән үсемлек аналоглары. Сырада алар бер литрга 36 мг. тәшкил итә. Бу күләм кеше организмына шактый нык гормональ тәэсир итү өчен җитә кала. Эндокрин статусы үзгәрү (ир-егетләрнең феминизацияләнүе һәм хатын-кызларның маскулинизацияләшүе) карар күзгә дә ачык күренә. Мәсәлән, ирләрнең күкрәк бизләре үсә башлый, хатын-кызның түгәрәк урыннары аларда да күзәтелә башлый, янбашлары киңәя. Хатын-кызлар, киресенчә, ирләргә охшап кала: күкрәкләрендә һәм битләрендә йон үсә башлый, тавышлары тупаслана...

Колмактагы башка экстрактив матдәләр белән беррәттән, сырада булган әчкелтем матдәләр психоактив кушылмалар категориясенә керә. Алар кешегә тынычландыргыч, йоклаткыч буларак тәэсир итә, ә күбрәк күләмдә кулланганда, хәтта галлюциноген тәэсир китереп чыгарырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге матдәләр ашказаны секрециясен стимуллаштыра һәм шуның белән эч авырту һ.б. тискәре тәэсирләр китереп чыгарырга мөмкин.

Шул ук вакытта без әлегә сыра составында булган буягычлар һәм анда күбек озаграк саклансын өчен кулланган химик матдәләрнең ролен тулысынча аңлап бетерә алмыйбыз. Ләкин бүгенге көндә инде кеше гомере өчен куркыныч тудыручы миокардиодистрофия чиренең консервантлар составындагы кобальт күплеге аркасында килеп чыгуы турында аңлатыла. Немец профессоры Болингер хәтта сыраны күп эчәргә яратучыларның йөрәкләренә исем дә биргән – “бавар сырасы йөрәге”. Мондый йөрәкнең стеналары йокарган, куышлыгы киңәйгән була, шул ук вакытта йөрәк мускулларында тукымаларның үлүе күзәтелә.

Бу үзгәрешләрнең барсын да сырага күбекне озаграк тоту максатында кушылган кобальт китереп чыгара. Бер генә мисал: сыра эчәргә яратучыларның йөрәк мускулларында әлеге токсинның күләме нормадан 10 тапкырга артып китә. Йөрәктән тыш, кобальт шулай ук үңәчкә һәм ашказанына да начар тәэсир итә һәм анда ялкынсыну процесслары китереп чыгара.

– Сырага бәйлелек, алкогольнең башка төрләренә булган бәйлелек кебек үк, берничә стадиягә бүленә. Аның клиник картинасы үзенчәлекләре турында сөйләп үтегез әле?

–“Сиздермичә... һәм шактый озак” – “сырага бәйлелек”нең үсеш принципын шулай билгеләргә мөмкин булыр иде.

Башлангыч чоры – бәйлелекнең җиңел формасы. Аны сыра яратучы үзе дә, аның якыннары да сизми дә калырга мөмкин. Барсы да эчемлекне системасыз – бәйрәмнәрдә, аннан дуслар яки коллегалар белән бергәләп кичләрен атнасына берничә тапкыр эчүдән (көн дә түгел!) башлана. Әкренләп бу хәл көн саен кичләрен 1-2 шешә сыра эчүгә әверелә.

Киләсе картина эчелгән сыраның күләме артуы белән билгеләнә. Әгәр сыра кабул итми икән, эчкече кеше нервлана башлый һәм бар әйләнә-тирәлекне агрессив рәвештә кабул итә. Сыра эчкечеләре үз-үзләрен белештермәс чиккә җитми, ләкин алар даими, көн саен, хәтта көненә берничә мәртәбә сыра эчә. Кайсыберәүләр хәтта тәүлегенә 15 литрга кадәр сыра чөмерергә мөмкин. Аларның мондый тәртибен алкоголизм дип кабул итмәү һич тә дөрес түгел.

“Сыра эчкечелеге” формалашу – бик нечкә һәм бик сизелми торган процесс. Кешене анализ бирүгә һәм эчкечелекне билгеләүче тестларны үтүгә ризалаштыру бик тә авыр. Шуңа күрә иң яхшы алым – әлеге проблема белән гел күзгә-күз очрашкан белгечтән консультация алу.

– “Сыра эчкечелеге”нең билгеләре хакында санап үтсәгез иде...

–Болар:

üкөн саен 1 литр һәм аннан күбрәк сыра эчү;

ü“айнык” вакытларда агрессив халәт, дуслар белән күңел ачып утыру планы барып чыкмаганда, ачу килү, нервлану;

ü“корсакның әкренләп үскәннән-үсүе, икенче төрле әйткәндә, “сыра корсагы” барлыкка килү;

ü еш кына баш авырту;

ü җенси көчсезлек проблемасы;

üкөндез йокы килү һәм төнлә йокы качу;

üчиттән стимулятор алмаганда, тынычлык тапмау;

ü кәефне күтәрү яки махмырдан терелү өчен иртән үк сыра эчеп кую;


Игътибар! Әгәр мондый билгеләрне үзегездә яки якыннарыгызда сизеп аласыз икән, тиз үк квалификацияле ярдәм сорап наркология диспансерына мөрәҗәгать итегез.

– Кызганычка каршы, бүген яшьүсмерләр арасында эчкечелек проблемасы, өлкәннәрне-кеннән азга гына калыша кебек. Сыраның үсмер организмына тәэсире нинди?

–Бар кеше дә анык аңларга тиеш: сыра белән мавыгу үсмер өчен аеруча куркыныч. Бала организмы өлкәннәрнекенә караганда сырага тизрәк ияләшә, шуңа да үсеп килүче буын артыннан күз югалтырга, аларны игътибардан читтә калдырырга һич тә ярамый. Үсмердә күзәтелгән түбәндәге билгеләр һәркемне сагайтырга тиеш: мәктәптә өлгерешнең кискен түбәнәюе, соңга кадәр өйдә тормау, алдашу, үз эченә бикләнү, гаиләдән читләшү һәм нервлану.

Сыра эчкечелеге үсмер организмы өчен органик эз калдырырга мөмкинлеге белән куркыныч – аның үсмер аңында үзгәрешләр тудыруы бар. Бу наркотиклар кабул итү белән охшаш. Балада бернигә игътибар бирмәү, аң томалану – 3-4 шешә сыра эчкәннән соң күзәтелә. Исереп алган үсмер үзенә бирелгән сорауларны аңлый алмый, аларга ничек туры килә, шулай җавап бирә. Бер кирәкмәгән нәрсәгә игътибар итә, кирәген күрми, игътибарын туплый алмый.

Шул ук вакытта үсмер көтелмәгән адымнарга барырга мөмкин. Боларга җимерү, барсының күз алдында урлашуга бару, башка кешегә ябышу һ.б. кертергә мөмкин. Бар кылган яман эшләрен ул бернинди әзерлексез, әйләнә-тирәдәге хәлләрне исәпкә алмый (шәһәр үзәгендә, яктыртылган урамнарда, хәтта, полиция хезмәткәрләре каршында), ачыктан-ачык кылырга мөмкин.

Үсмерләрнең сыра эчкечелеге куркыныч булган кебек, хатын-кызлар эчкечелеге дә зур куркыныч тудыра. Ни өчен дисезме? Чөнки нәкъ менә гүзәл затлар киләчәк буынга яман гадәтләрне дә ана сөте аша тапшырырга сәләтле.

– Хатын-кызлар арасында сыра эчкечеле-генең үзенчәлекләре нидә?

–Эчкечелекнең төп сәбәпләреннән тыш, тагын да түбәндәге билгеләр күзгә ташлана: юктан гына да күз яшьләре агызып елау һәм холыксызлану, һәрдаим депрессия халәтендә булу һәм үз-үзе эчендә казыну, гел хәлсезлек һәм гаиләсе, якыннары турында кайгыртуның кимүе.

Хатын-кыз эчкечелеге ир-атларныкына кара-ганда да куркынычрак дидек, чөнки ул тизрәк коллыкка ала. Шуңа күрә, әгәр дә сез санап үтелгән билгеләрне үзегездә яки якын кешегездә сизәсез икән, тиз арада республика диспансерына мөрәҗәгать итегез һәм тәҗрибәле табиб белән берлектә бәйлелектән котылу юлларын эзләгез.

Сыра эчкечелеге – гаять куркыныч авыру, аннан болай гына котылу мөмкин түгел дияргә мөмкин. Чирне үз вакытында ачыклап, дәвалана башлау – терелүнең бердәнбер чарасы.

Гөлара Арсланова әзерләде.
Читайте нас: