Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 18:55

Малайлар курчак уйныймы?

Сорау: Кызым тугач, мин аңа курчаклар сатып алдым. Беренче балам – малай, сеңлесеннән күреп, ул да курчаклар сорый башлады. Аннан ул курчак савыт-сабасы сорый башлады. Ирем ачулана, малай кеше курчаклар белән уйнарга тиеш түгел, аны моннан ничек тә тыярга кирәк ди. Малай кешенең кызлар уенчыклары белән уйнавы чынлап та куркынычмы икән?

Җавап:


Баланың дөньяны танып-белүен чикләмәскә кирәк. Сүз дә юк, малайларга машина белән уйнау ныграк хас. Ләкин ул, сеңлесен кабатлап, тормыш итү өчен үзенә кирәкле тәҗрибә ала. Ул кыз баланың тормышны ничек кабул итүен өйрәнә, соңыннан аңа кызлар белән уртак тел табу җиңелрәк булачак.

Яшьтәш малайлары белән якыннан аралаша башлагач, ул үз яшендәге малайларның нинди уенчыклар яратуын белер. Шунысы да бар, теләсә нинди тыю балада үзе теләгәнне ничек тә булдыру хаҗәте тудыра. Шуңа күрә ирегезнең бу мәсьәләдә катылыгы кире нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Малайда традицион булмаган җенси ориентация барлыкка килер дип курку һич кенә дә дөрес түгел.


Гөлара Арсланова әзерләде.
Читайте нас: