Әлеге ситуациядә әти-әниләрнең төп бурычы – балага кечкенә вакытыннан ук аның теләсә кайчан, ачыктан-ачык һәм курыкмыйча үз фикерен белдерергә хакы булуын, әмма моны тупас һәм категорик рәвештә эшләмәскә кирәклеген сеңдерү. Нәрсәгә карата булса да үз мөнәсәбәтеңне белдерү формасы 2 төрле була ала. Мәсәлән, “аш яратмыйм, миңа аны пешермә, кәтлит телим, ашны барыбер ашамыйм!” дигән сүзләр “мин кәтлит яратам, аш урынына кәтлит пешер әле” дигән сүзләрдән бик аерыла. Беренче форма – тупас, икенчесе – үтемле һәм матур.
Элекке заманнарда бала олыларга бер дә тупас сүзләр әйтә алмаган. Әгәр шулай була калса, аңа каты җәза биргәннәр. Ә бүген исә әти-әниләр баланың тупаслыгына әллә ни игътибар да итмиләр яки баланың тупас таләпләренә буйсыналар. Табигый, бу очракта әти-әнигә карата тупаслык баланың гадәтенә әверелә.
Гади генә мисал китерик. Җиде яшьлек кызыгыз сез алып биргән күлмәкне яратмый һәм: “Мин моны кимим, ул ямьсез, миңа икенче күлмәк сатып ал”,– дип елый, таләп итә. Әгәр аның таләпләренә буйсынсагыз, ул алга таба да шуны куачак, менә күрерсез.
Балага үзе теләгәнчә киенергә ярдәм итүнең бернинди начарлыгы да юк, әмма моны бала тынычлангач, сездән гафу үтенгәч һәм нәзакәтле тонда сорагач кына эшләргә кирәк.
Ләкин күп очракта ата-аналар балага басым ясамас өчен, аны хөрмәтле тонда сөйләшергә өйрәтмиләр, аннан үзләре үк шуның аркасында интегәләр. Ә бала тупас сөйләшүне гадәтенә кертеп өлгерә, аннан аны әлеге гадәтеннән биздерү мөмкин эш түгел. Бу, соңгы чиктә, аның үзенә дә тормыш иткәндә бик комачаулаячак, чөнки әти-әнисе аның тупас сүзләрен “йотса”, чит кеше исә катгый кире җавап бирәчәк. Ә балагыз томышында моның иң тискәре һәм хәтта куркыныч роль уйнавы да мөмкин.