Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 17:11

Кеше хакы ни хак?

Яңа ел алдыннан “Лента” гипермаркетына барган идек. Халыкның күплеге! Чөнки Яңа ел белән бәйле акцияләр күп иде, күбесе шуны ишетеп килгәндер. Ишек төбендә купшы итеп чыршы бизәгәннәр. Яңа ел атрибуты – мандариннарны кергән җирдә үк урнаштырганнар. Акрын гына бөтен кибетне йөреп, үзебезгә кирәк әйберләрне җыйдык. Ниһаять, кассага чиратка бастык.

Барысы да туп-тулы арбалар белән торалар. Чират акрын гына алга бара. Товарларыбызны касса транспортирына тездем. Ирем белән улыбыз һәм мин кассаның теге ягына чыктык. Кассир – үзебезнең милләт кешесенә охшаган ханым, махсус “пикалка”сы аша штрих-кодны “укытып”, товарларны берәмләп безнең якка тезә. Шул арада мин кайсы авыр, кайсы изелер икән дип, ашыкмыйча пакетка тутырам. Виноград белән хөрмәне өскә куярга булдым, чөнки изелү ихтималы бар. Кассир кыз кинәт никтер каушап китте. “Соңгысы итеп мин нәрсәне “пробивать” иттем әле, сарделькаларнымы әллә акмайнымы?” – дип сорады кассир.


Мин, аны-моны уйламыйча: “Белмим, кирәк икән, тикшерегез”, – дидем.

–Ә виноград белән хөрмәне “пробивать” иттемме?

– Әйе, югыйсә алар кассаның бу ягында булмас иде, – димен кассирга.

– Юк, мин аларны “пробивать” итмәдем, – ди.

Һәм янә виноград белән хөрмәне “пик” иттерде дә түләүгә тиешле сумманы әйтте. Ирем: ”Чекны тикшерерсең”, – диде.

Ниһаять, чекны кулга алдык, чыннан да виноград һәм хөрмә өчен ике кабат түләгәнбез. Кассирга шундук җиткердек моны. Ул каядыр шалтыратты, безне мәгълүмат стойкасы янына озатты. Килдек.

Чегымны сузып, ситуацияне аңлаттым. Яшь кенә кызыкай компьютеры аша нидер карап алды. Шуннан коллегасыннан сорый башлады.

–Бу Ишмөхәммәтова буенча жалобалар булган идеме, белмисеңме?

– Әйе, кайчандыр сатып алучыларны акция буенча тиешле фишкалар артыннан икенче кассага озаткан. Фишкалар һәм акция буенча берни белмәвен әйткән.

–Димәк, даими рәвештә шулай “косячить” итә.

Шуннан стойка артындагы менеджер гафу сораган кыяфәт белән тезеп китте:

– Беләсезме, бу безнең үз эшчебез түгел. Без аны чит оешмадан җәлеп иттек. Төрле бәйрәмнәр алдыннан һәм күп сатып алучылар көтелгән чорда без шулай читтән дә эшчеләр чакырабыз, – ди.

Шуннан бу менеджер каядыр шалтыратты һәм:

–Нәрсә, бу Ишмөхәммәтова буенча отказ рәсмиләштерергәме? Ярый, мин аңладым.

Күкрәгемдә нидер өзелгәндәй булды. Кассир Ишмөхәммәтованы жәлләп куйдым. Бәлки, каушагандыр да. Чекта тезелеп киткән товарлар арасында виноград белән хөрмәне күрмәгән инде ул. Чөнки беренче тапкыр аларны ул иң башта “пробивать” иткән. Чек Казан сөлгесе кадәр булып чыкты бит безнең. Ул, бәләкәй генә мониторда аларны күрмәгән инде. Бар да аңлашыла кебек. Мин, җимешләр сытылыр дип, аларны пакетка салуны ахырга калдырып, аның зиһенен чуалттым.

Җитмәсә, чиратта балалар да бар иде. Алар көйсезләнә башлады.

Менеджер янына усал гына, “надзиратель” йөзле таза гәүдәле бер хатын килде. Аның белән киттек шул кассага. Ишмөхәммәтованың эшен бүлдереп, “надзиратель” кассаны ачкычы белән ачты, нидер эшләде, баскалады, чектан кирәкле мәгълүматны тапты, банк картасы номерын сорады, шарт-шорт клавиатурага баскалап, картамны сузды, акча тиздән кире кайтачак дип вәгъдә итте. Шул арада Ишмөхәммәтова, мескен кыяфәт чыгарып, “гафу итегез инде” диде...

Машинада көткән ирем белән улым янына ашыктым.

Мәгълүмат стойкасы янында теге менеджер янына да сугылдым.

– Зинһар өчен, ул кассирны эштән азат итмәгез инде. Мөгаен, товарларны рәттән пакетка тутырмыйча мин үзем аны ялгыштырганмындыр. Гаеп миндәдер.

– Без бит хезмәтләндерү сыйфаты өстендә эшлибез! Әле ярый бу хәлгә сез адекват мөнәсәбәт күрсәттегез. Ә кайбер сатып алучылар җәнҗал куптара, кассир я сатучыларны эштән алуны таләп итәләр һәм башкалар һәм башкалар. Гафу итегез безне бу очрак өчен. Андый хәлләрне булдырмаска тырышырбыз! – дип вәгъдә итеп калды менеджер, шулай ук үтенүле кыяфәт белән.

“Без бит хезмәтләндерү сыйфаты өстендә эшлибез”, “еш ялгышамы?”, әкрен эшлиме?”, “димәк, аның буенча отказ рәсмиләштерәбез?” – бу сүзләр һаман колагымда чыңлый. Һәм алар шундый эре, дорфа тон белән әйтелде. Биредә эшләүчеләрнең бер тиен дә түгел “хакы” зур сәүдә үзәкләрендә, мин моны аңладым. Бары тик хезмәтләндерү сыйфаты, күп-күп керем һәм акчалар. Ә бәлки, ул кассирның баласы я әнисе чирләп киткән булгандыр? Я гаилә проблемалары бардыр? Я башы авыртып торган? Ә бәлки, касса артында берничә сәгать басып торып, аруы җиткәндер? Һәм инде үзем дә кассирны ялгыштыруымны онытмаска кирәк.

Ике көннән иремнең картасы исәбенә акча кире кайтты. Шуның белән бу хәлне онытырга да булыр иде. Әмма кассир Ишмөхәммәтованың моңсу йөзе әле булса хәтеремдә.

Кеше кадере... Сәүдә үзәкләре, хезмәтләндерү челтәрендә үзләрендә эшләүчеләрне бөтенләй санга сукмый башладылар. Чөнки берсен җибәрсәләр, икенчесе килергә чират тора. Башта эш урыннары бетте, аннан соң эшләгән кешегә ихтирам югалды...


Әлфия ШАКИРҖАНОВА.
Читайте нас: