Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 18:37

Ирләр “гаебе”

Сәламәтлек – иң зур байлык. Татар телендә аны – саулык, сәламәтлек дип әйтәбез. Ә башка телләрдә ничек әйтәләр икән аны? русча - здоровьеинглизчә - healthәрмәнчә - առողջությունиспанча -saludүзбәкчә-sog'likфинчә-terveysбула икән.


Гаиләдә сәламәт һәм бар яклап та камил бала тудырып үстерү өчен ир-егетләр дә хатын-кызлар кебек үк җаваплы.

Элегрәк гаиләдә бала булмаса, зур гаеп хатын-кызга салынды, шул сәбәпле, ниләр генә ишетмәде, ниләр генә күрмәде балага уза алмаган хатыннар. Бүген табиблар, бу кимсетүләргә чик куеп, гаиләдә бала булмаган очракта бу проблеманың 50 проценты ирләргә бәйле дип белдерә.

Ирләрнең түлсезлеге нигә бәйле?

Табиблар ниләр ачыклаган?

Артык эсселек

Кагыйдә буенча, әгәр гаилә парлары бала тудыруга әзер, төрле саклану чаралары кулланмый бер ел яшиләр һәм шулай да хатын кеше авырга калмый икән, бу очракта ир белән хатын берьюлы табибка күренергә тиеш. Табибка, адвокатка ачылган кебек, берни дә яшерми барын да сөйләргә кирәк. Нинди инфекцион авырулар кичерелгән, бөтен гаиләнең медицинага бәйле тарихын сөйләп бирергә кирәк. Әгәр кайсыдыр туганнарда акылга зәгыйфь яки башка җитешсезлек белән туган бала булса, бу хәл тагын кабатлануы ихтимал.

“Табиб ирнең дә, хатынның да никадәр сәламәт булуын белергә тиеш. Әгәр икесендә дә авыру барлыгы ачыкланса, икесен бергә дәваларга кирәк”, – ди уролог Игорь Корнеев.

Әйтик, ир кешенең ирлек гайрәте чамалы булып, хатын-кызның аналык торбалары үтмәслек икән, ул вакытта хатын кеше берничек тә авырга кала алмячак.

Бу очракта дәвалау файдасыз, бөтен өмет ЭКОда. Һәм аны тизрәк ясарга кирәк.

Киресенчә дә булуы мөмкин: хатын-кыз бер проблемасыз бала табарлык яшьтә, аңа әле утыз тулмаган, ә авырга калмый. Монда инде мәсьәлә ир кешедә. Тәҗрибә күрсәтүенчә, гаиләдә бала булмауның 50 проценты ирләрнең сәламәтлегенә бәйле. Табиб Корнеев белдерүенчә, ир-атның яшәү рәвеше аның сперматогенезына бәйле.

Ир-ат мәние тирә-як мохиттәге тискәре, зарарлы шартларга да, яшәү шартларына да нык бәйле. Суның артык эссе булуы да җенес органы эшчәнлегенә тирән йогынты ясый. Шуңа күрә ир-атка артык эссе мунча, сауна, коену процедуралары киңәш ителми.

Химик матдәләр белән эшләүчеләргә дә саграк булырга киңәш ителә. Сез ул һаваны көн дә суламасагыз да, шул мохиттә чагыштырмача еш булсагыз, мәнинең составы үзгәрүе бар. Шул сәбәпле, туачак балага зыян килүе, аның вакытыннан алда тууы, яки башка хафалы хәлләр килеп чыгуы бар.

Бер чәркә хәмер

Алкоголь белән тәмәке дә ир-атның гайрәтен киметә. Көненә бер рюмка аракы, бер бокал шәраб бу эштә кире йогынты бирә. Бу микъдарда эчкән ир-атның әти булырлык гайрәте калмый. Ә Русиядә 27–77 яшьлек ир-атлар моннан артыгын эчә.

Аерым сүзне мускулларын үстерергә яраткан, берничә сәгать вакытларын спортзалларда уздыручы, җитмәсә, төрле стероидлар кабул итүче ир-егетләр турында да әйтергә кирәк. Эш шунда ки, өстәмә кабул ителгән һәр тестостерон (нәкъ шул препаратлардагы) ир-ат гайрәтен киметә. Карап торганда баһадирдай ир-егетнең дә түлсез калуы ихтимал. Чөнки аның организмының гормональ торышы тулысынча үзгәргән була.

– Ир-атларның гайрәтен арттыру һәм көтеп алынган бәбиле булу өчен махсус препаратлар кабул итәргә кирәк булачак. Ул организмны мөһим аминокислоталар, витаминнар, минераллар һәм мәни ясагыч биологик актив компонентларга баета.

Дөрес препаратлар кабул иткән очракта өлгереп килүче мәниләр төрле альдегидлардан, шулай ук кислород белән азотның актив формаларыннан курчалана.

Гаиләдә бала көтеп тә, ул сөенечле көн килергә ашыкмаса, бер-береңә гаеп тагарга түгел, ә табибка барырга, киңәшләшергә, тиешле чараларын табарга кирәк. Гаиләдә татулык, аңлашучанлык булганда гына сәламәт балалар туып, бәхетле булып үсә. Кемдер: “Бер бала да гариза язып тумый” дигән. Чынлап та, һәр бала – бәхет өлеше, мәхәббәт җимеше. Ә аны кулыңа алып, тупылдатып сөеп, тәрбия биреп үстерер көн тизрәк җитсен өчен сөю-сәгадәтне, сәламәтлекне һәм парыңны курчалап, саклап, кадерләп яшәргә кирәк.
Читайте нас: