Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2018, 18:39

Белеп эшлә!

Кышка кердек. Җирне ак кар каплады. Көннәр салкынайтты. Елның бу ак мизгелендә кешеләрнең организмы һава торышы, температура үзгәрешләренә сизгерләнә. Тиешенчә киенеп йөрмәсәң, үтәли җилләрне исәпкә алмасаң, “ә” дигәнче томау төшә, ютәл ябыша. Салкын тиюнең беренче билгеләреннән булган томау бик күп уңайсызлыклар китерә.

Тын юллары каплану сәбәпле, сулыш алуы авырлаша һәм башка борчулары да килеп туа. Кесәңдә һәрвакыт кулъяулык йөртсәң дә, вакыты-вакыты белән сеңгереп куймый булмый. Һәм бу эшне бик тә дөрес эшли белергә кирәк. Тын юлларын мондый ысул белән чистарту арытаба сәламәтлеккә зыян салмаска тиеш. Шуларны истә тотып, Европа белгечләре балаларга каты итеп сеңгерүне тыялар. Үз сәламәтлегеңә карата саксыз кылану гайморитка этәргеч бирүе бар диләр. Нишләргә соң, танау тартып йөрү яхшыракмы әллә ?

Табиблар белдерүенчә, каты итеп сеңгергәндә танауда 4мл кадәр бүленеп чыгучы матдәләрнең гаймор куышлыгына кереп калуы бар икән. Шуның ялкынсыну китереп чыгаруы ихтимал, диләр.

Томау төшкәндә нишләргә соң дигән сорауга алар ике кул белән дә танауны тотып сеңгерергә ярамый, башта берсен, аннан икенчесен тотып эшләргә кирәк дип киңәш итә.


Ә инде танау тыгылып, тын алу авырлашып, бөтенләй дә сеңгерү мөмкин булмаса, танау тишекләрен тозлы (1%) су белән чайкатырга киңәш ителә. Аны ятып, башны мендәргә салып артка ташлабрак эшләргә кирәк булыр.
Читайте нас: