Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 гыйнвар 2018, 13:22

Матур каршыладык

Елыбыз да шулай имин, күркәм үтсен

Яңа өметләр, яңа хыяллар, яңа уй-ниятләр баглап 2018 елга аяк бастык. Шау-гөр килеп Яңа елны каршылаулар, ишек алларына чыгып салют аттырулар, мул табын артында дуслар-туганнар белән яңа елча гәпләшеп утырулар кими төште. Бер карасаң, кышның иң көтеп алган мәле җитте төсле: зурлар өчен дә, балаларның да кышкы каникулы. Рәхәтләнеп, яхшы кәеф белән шугалакларга, боз шәһәрчекләренә юлланырга, чаңгыда җилдерергә вакыт! Э-э-э-э, юк шул. Быелгы Яңа ел башкаларына караганда үзгәрәк, елаграк булып чыкты – кары да чамалы, салкыны да әллә ни түгел.

Гаҗәпләнерлек тә шул – декабрь башларында мул гына явып киткән кар көннәр җылытып җибәргәч ай ахырында эри дә башлады. Шул сәбәпле башкала хакимияте зурларның, аеруча балаларның хәвефсезлеген кайгыртып, кәефләрне күтәреп торырга тиеш кайсыбер боз шәһәрчекләренә юлны чикләде. “Килеп туган һава шартларында гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан шәһәр хезмәтләре кайсыбер боз шәһәрчекләренә юлны чикләде. Шулай итеп, Уфаның Ленин мәйданына, Затон һәм Дим микрорайоннарындагы боз шәһәрчекләренә керү тыелды”, – дип аңлаттылар Уфа мэриясендә.

Әмма артык борчылырга кирәкми – салкыннар, карлы көннәр әйләнеп кайту белән шәһәр хезмәтләре боз шәһәрчекләрен яңадан карап чыгачак, кирәк урында эрегән боз сыннарны тергезәчәк дип ышандыралар мэриядә. Синоптиклар алдагы көннәрдә республика буенча –6, –11 градус салкыннар вәгъдә итә. 5 гыйнварда кайсыбер районнарда салкыннар 26 градуска кадәр җитә дигән фаразлар да бар.

Белгечләр 2017–2018 елның кышын иң җылысының берсе дип атый. “Декабрь җылы булуы җәһәтеннән рекорд куйды, элекке рекорд моннан 20 ел элек теркәлгән иде” ди, – синоптиклар.

Быелгы кыш карга, салкыннарга ярлы булгач, Яңа елда карарлык бер нәрсә дә юк икән дип уйларга кирәкми. “Гаҗәеп Яңа ел Башкортстаны – 2018” проекты кысаларында республикада биш Кыш бабай тирмәсе ачылды. Үзәк тирмә – Уфада. “Ватан” паркында әкияти шәһәрчек, концерт мәйданы, тематик тирмәләр урнаштырылды. “Кунак тирмәсе”ндә кунакларга чәй эчәргә, “Тәм-томнар тирмәсе”ндә чәкчәктән һәм балдан авыз итәргә була. “Осталар тирмәсе”ндәге күргәзмә дә бик үзенчәлекле. Шунда ук сувенирлар сатып алырга мөмкин. Биредә Кар кызы һәм Кыш бабай белән истәлеккә төшкән фотосурәт ел буена күзне иркәләп, сөендереп торачак.

Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класста катнашасың киләме? Рәхим ит! “Кунак тирмәсе”ндә осталар бу эшне бик теләп аңлатачак.

Кыскасы, башкорт Кыш бабае кунакларны тирмәләрдә көн саен 15 гыйнварга кадәр кабул итәчәк. Соңыннан эстафетаны әкият герпойлары кабул итеп алачак. 29 гыйнварда Кыш бабай резиденциясе тантаналы рәвештә ябылачак.

Яңа ел бәйрәмнәре район үзәкләрендә, авылларда да гөрләп узды. Мавыктыргыч уеннар авыл клубларында, мәдәният йортларында гына түгел, аерым кешеләрнең йорт алларында да бик күркәм итеп оештырыла хәзер: хуҗалар авылдашлары өчен капка төбенә Яңа ел чыршысы урнаштыра. Шунда ук өстәл, Яңа ел чәенә чакырып торучы самавыр, ризыклар куела. Җыр-моңнар яңгырап тора. Кайсыбер аеруча уңган хуҗалар чыршы тирәли әкият геройлары сыннарын да эшли. Якында гына уртак тырышлык белән эшләнгән тау – әйдә, балалар шуып сөенсен!

Менә шундый бәйрәм рухы белән Яңа елга да аяк бастык. Барыбызга да иминлек, тотрыклылык, муллык алып килсен ул.

Руфина Таҗиева.
Читайте нас: