Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2018, 16:01

Яңа регламент

20 октябрьдә Русиядә ЮХХДИнең яңа административ регламенты үз көченә керде. Анда ДАИ хезмәткәрләренең водительләр белән ничек мөгамәлә итәргә тиешлеге турында язылган.

0000-00005
0000-00005
Юл транспорт һәлакәтенә очраган водитель хәзер вакыйга булган урынга килгән инспектордан белешмә ала алмаячак. Ә страховкалау компанияләре иң беренче чиратта әлеге белешмәне таләп итә. Яңа административ документның төп яңалыгы – ДАИ хезмәткәрләре водительләрне, мотоциклчыларны теләсә кайда туктата алалар. Өстәвенә, аларга машина документлары һәм страховка полисын тикшерү белән беррәттән автомбильдә утырган барлык кешеләрнең дә шәхси документларын тикшерү хокукы бирелде. Хәзер страховкалау полисының электрон рәвештә эшләнгәнен күрсәтү дә җитә. Инспекторлар водительләрнең машина йөртү таныклыгын да, машина номерын да тартып ала алмаячак. Водитель таныклыгын суд кына алырга хокуклы. Юл-транспорт һәлакәтенә очраган водительләрнең эше кайчан каралачагы хакында СМС җибәрү дә яңалык булып тора. Авариягә очраган кешеләрнең кайсы гаепле булганын төгәл генә ачыклап булмаган очракта урамнарда, төрле дәүләт һәм шәхси оешма биналарында урнаштырылган видео төшерү җайланмаларын куллана алу да рөхсәт ителде. Хәзер бу язмаларны, бернинди каршылыксыз юл хезмәте инспекторлары да таләп итә ала.
Читайте нас: