Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2018, 16:15

Уяу булыгыз, бурлар йокламый

Соңгы ике-өч ел эчендә машина страховкалау өлкәсендә шау-шуларның тынып торганы юк. Страховкалау полисларының иминлек чараларын даими арттырып торалар.

2016 елның 1 июленнән яшел урынына кызгылт төстәге яңа төр полис бланклары кертелгән иде. Мошенниклар аны да эшләргә өйрәнделәр. Инде 2017 елның 1 гыйнварыннан электрон рәвештә полислар сатып алып була башлагач күпләр тынычланган иде. Әмма караклар йоклап ятмый. Алар страховкалау компанияләре сайтларының клоннарын булдырып, я булмаса компаниянең арадашчысы дип ялган электрон полислар сата башладылар. Русия автомобиль страховкалаучылар союзы (РСА) директоры урынбасары Сергей Ефремов: “Беренче кварталда гына да 2 меңләп ялган электрон полис сатылу ачыкланды”,– дип белдерде. Компанияләр арадашчылар аша эшләми, дип кисәтә ул. Полиссыз да, акчасыз да каласыгыз килмәсә, РСАның сайтына кереп электрон полис сатарга хокуклы компанияләр белән танышып чыгарга кирәк. Уяу булыгыз, бурлар йокламый.
Читайте нас: