Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2018, 16:44

Һималай таулары

Дистә елдан артык “Илләр буйлап” рубрикасы аша бергәләп йөзләрчә илләргә сәяхәт кылдык, йөзләрчә милләтләрнең гореф-гадәтләре, көнкүрешләре белән таныштык. Бүген исә хозурыгызга гадәти булмаган сәяхәт тәкъдим итәбез: дөньяның иң биек һәм иң озын тавына менәчәкбез.

Һималайда җир шарының иң биек таулары тупланган. Алар арасында иң-иң биеге — күзләрне камаштыргыч әкияти матурлыкка ия булган Эверест. Билгеле булуынча, Һималай — җир йөзендә кешегә үтеп керер өчен иң катлаулы булган тау системасы. Ул Һиндстан, Пакистан, Кытай, Бутан һәм Непал илләре аша үтә. Бүген безнең сәяхәтебез — Непалдагы Эверест тауларына.

Таулар һәрчак кешене үзенә чакыра, мавыктыра, сокландыра. Кайберчакта шундый тау итәгендә яшәгән халыкларга хәтта кызышып карыйсың: вәт, ичмаса, саф һава сулап һәм тәмле тау сулары эчеп кенә, мәгърур таулы табигатькә сокланып кына яшиләр, дип уйлыйсың! Ә асылда ничек икән? Непалда эшсезлек дәрәҗәсе бик югары. Һималай таулары — ул гади кешеләр өчен акча эшләү мөмкинлеге. Йөк ташучылар биек тауларда урнашкан төпкел авылларга һәм лагерьларга көндәлек кирәк-яраклар яки төзелеш материаллары күтәреп ташып, икмәклек акча эшлиләр. Алар 5 — 6 доллар акча өчен таш һәм кирпеч, бүрәнәләр, цемент капчыклары күтәрергә әзерләр.

Һималайда кеше йөген күтәреп менүчеләрне портер дип атыйлар. Аларга күтәрергә рәсми рөхсәт ителгән норма — 30 килограмм. Шундый авыр эш өчен аз түләнә, әмма җаныңны асрыйсың килсә, риза булмый чараң юк. Шуңа күрә кайдадыр портер булып урнашу — зур уңыш, чөнки бу алар өчен атна эчендә йөз долларга кадәр акча эшләү мөмкинлеге дигән сүз. Ул акчалар ай буена гаиләне туендырырга җитә. Әлбәттә, бу алар өчен даими керем чыганагы түгел. Әмма турист сезоны ачылганнан алып ябылган вакытка кадәр эшләү бәхетенә ирешкән портер гаиләсен ел буена туендырырлык акча туплый ала. Шуңа да биредә портер булырга теләүчеләр бик күп.

Акыллы кеше тауга йөген үзе күтәреп менми. Аның әйберләрен портер күтәреп барачак. Портер көненә нибары 15 доллар акча эшләр өчен гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куярга әзер. Чөнки бер атна эшләсә, ай буена гаиләсе тук булачак дигән сүз.

Тауларны үзенә буйсындырырга җыенган яхшы турист үз йөген үзе күтәрергә тиеш. Ә менә Һималай тавы итәгендә яшәгән непаллар алай уйламый: әгәр турист үз йөген үзе күтәреп тауга үрмәли икән, димәк, ул начар турист. Ул портерны гаиләсен туендыруның бердәнбер мөмкинлегеннән мәхрүм итә дигән сүз. Кыскасы, Непалда гидсыз һәм портерсыз йөргән туристларны өнәмиләр. Чынлап та, турист йөген күтәреп тауга үрмәләү — акча табуның бердәнбер ысулы. Күп авылларда кешеләр шәхси хуҗалыклары белән яшиләр, үзара бартер юлы исәп-хисап ясыйлар. Шулай булса да мөһим дип саналган әйберләрне алу өчен акча кирәк. Анда ир-егетләр генә түгел, хәтта хатын-кызлар портер булып эшли. Аларның бу мәсьәләдә үз агентлыклары да бар. Three Sisters агентлыгында туристларны озатып йөрүче гидлар һәм портерларның барысы да хатын-кызлар. Иң мөһиме—инглизчә белергә һәм сәламәт булырга кирәк.

Тауларда йөксез дә авыр, чөнки кислород җитми. Биеклеккә үрмәләгәндә хәтта тәҗрибәле портерның да башы авырта башлый. Һималай итәкләрендә яшәүчеләр безнең кебек түгел, алар сыек һавага күнеккән, шуңа аларның үпкә күләмнәре дә зуррак. Мәсәлән, непаллар арасында гурунга кабиләсе үзенең чыдамлылыгы һәм рух ныклылыгы белән дан тота. Чөнки алар биек тауларда яшиләр һәм һәркөнне таудан аска һәм өскә берничәшәр чакрым ара үтәләр. Мәсәлән, балалары үз авылларыннан берничә чакрым арада урнашкан күрше авылга йөреп укып, биеклеккә чыныгалар. Шуңа күрә биредәге тауларда яшәгән картлар да тигезлектә яшәгән кешеләргә караганда тау сукмакларында рәхәтләнеп йөриләр. Гурунглар белән Эверест районында яшәүче шерплар гына ярыша ала.

Әйткәнебезчә, тауда гомер итүчеләр очын-очка чак ялгап яшиләр. Тауларда туфракны эшкәртү гаять катлаулы булганлыктан чәчү өчен урыннар бик аз. Бик сирәкләр генә, артыгын базарда сатып, күпмедер акча эшли ала. Шуңа күрә портер булып эшләү мөмкинлеге күпләр өчен — зур уңыш. Гадәттә портерлар йөкләрен зур йөк итеп бергә бәйли яисә кәрзингә тутыра, аннары маңгаена бәйләнгән бәйләвеч белән йөкне күтәрә. Читтән караганда муены чыдамас, бөгелеп китәр шикелле. Әмма гурунгалар үзләре бу гасырлар буена сыналган, ата-бабалардан калган иң яхшы ысул дип атыйлар. Бу ысулга бала чактан ук өйрәтә башлыйлар. Авылларда корышкан картлар да шулай итеп зур йөкләр күтәрәләр. Әлбәттә, бәйләвеч тиреләрен ышкый, башларын да авырттыра, бигрәк тә ял итмичә озак барсалар. Шуңа күрә алар махсус таяк йөртәләр — җиргә терәп, авырлыкның бер өлешен аңа салып ял итеп алалар.

Алар иртә таң белән, юллар хәвефсезрәк, таудан таш һәм балчыклар ишелеп төшү куркынычы ихтималлыгы кимрәк булганда, тау башындагы бозларны кояш эретә башламас борын, юлга чыгалар. Көндез бераз ял итеп тамак ялгап алалар. Кичен портерлар һәм гидлар клиентлар үзләре сайлаган гестхауста тукталалар. Алар анда бушлай төн чыгалар һәм кечкенә суммага тукланалар. Еш кына турист юллары портерның танышлары, туганнары яшәгән авыллар аша үтә, шул чакта алар туган-тумачаларына кереп куналар, югыйсә, кунмасалар, аларны хөрмәт итмәү булып санала.

Портерлар туристлар белән сөйләшәләрме? Гадәттә портерлар алардан аерымрак торырга тырышалар, беркайчан да беренче булып тел ачмыйлар. Әгәр туристның сөйләшәсе килсә, рәхәтләнеп һәм кызыксынып әңгәмә коралар. Бу алар өчен чит илләр, аларның традицияләре белән танышуның бердәнбер ысулы, бер уңайдан үзләренең инглиз телен дә шомарталар.

Портерлар арасында тел белән кычкырып әйтелмәгән бер кагыйдә бар — һәркем мул акчага өмет итеп, үзен яллаган кешене хезмәтләндерә: табын әзерли, ашарга китерә, чәй ясый. Менә шул чакта әңгәмәләр башлана. Тук табыннан соң портерлар кәрт уйный башлый яисә сөйләшеп утыралар. Әгәр чит ил кешесе әңгәмәләренә кушылса, шатланалар гына.

Тауларга үрмәләү һәрчак үзеңне куркыныч астына кую дигән сүз. Таулар стихиясе аяусыз, куркыныч, йомшаклыкны гафу итми. Һәр елны фаҗига булмый калмый. Портерлар тауларның көчле ияләре бар дип саныйлар. Әгәр өеңә исән-имин әйләнеп кайтасың килсә, үзең дә, уйларың да һәрчак җыйнак-айнык, салкын канлы, авырлыкларга әзер булырга тиешсең. Чөнки портер чит ил кешесе гомере өчен дә җаваплы һәм ул аның өметләрен акларга тиеш.

Бу җәһәттән шундый сорау туа: бөтен портерлар да эшенә җаваплы карыймы соң? Кызгынычка каршы, юк икән. Яшьрәкләр арасында эшенә артык җитди карамаучылар, тизрәк җиңел акчалар эшләү җаен гына карап торучылар булгалый. Портер туристларны гына түгел, тауларны да хөрмәт итәргә тиеш. Җавапсызлыкның ахыры гадәттә күңелсез тәмамлана: иң яхшы очракта алдагы елларда аны беркем дә үзенең командасына алмый, йә булмаса ул мәңгелеккә тауларда кала. Чынлап та, бу үтә авыр һәм куркыныч эш. Мәсәлән, 2016 елда Эверестта 16 шерп-озатучы һәлак булган. Чит ил альпинистлары өчен аркан беркеткәндә бер төркем өстенә таш ишелә.

Эверестның база лагеры — 5364 метр биеклектә урнашкан. Бу урында бөтен дөнья альпинистлары тау башына күтәрткәнне көтә. Портерлар туристларның коралларын, азык-төлекләрен һәм шәхси әйберләрен нәкъ менә шунда күтәреп менәләр. Байтак еллар портер булып эшләгән Дал Бахадур атлы кеше: “Мин менгән иң югары биеклек — 6 мең метр. Берәр кайчан мин Эверестны үземә буйсындырачакмын”,— ди.

Алты мең биеклекне яулаган туристлар таудан ачылган гүзәллекне күреп телсез кала: болытларга чорналган тау үзенең бөтен гүзәллеге белән күз алдына килеп баса. Бу гүзәллекне беренче тапкыр гына күрмәгән портер үзе дә, тәү күргәндәй, туристлар белән бергә хәйран калып карап тора. Менгән саен тау гүзәллеге яңа яктан ачыла, ди портерлар.

Әйткәндәй, Эверест альпинистка техник яктан буйсындыру өчен артык катлаулы тау булып саналмый. Бүгенге көндә Эверестка күтәрелү өчен юлда очраган тау киртәләре түгел, ә анда туган “бөкеләр” комачаулый. Эверестны буйсындырырга теләүчеләр елдан-ел арта бара, шул сәбәпле тау башына якыная барган саен күпсанлы альпинистлар хасил иткән “бөкеләр” барлыкка килә. Әйе, ни кызганыч, Эверест үзен буйсындырырга теләүчеләр агымыннан җәфа чигә. Ә барыннан бигрәк туристлар ташлап киткән чүп-чардан иза чигә. Әгәр дә база лагереннан чүп-чарны алып чыгып булса, тауның иң югары нокталарында андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә бүген Сагарматхада чүп-чарлар өеме һәм файдаланылган кислород баллоннары тау сыман үсә.

Нәрсә ул Сагарматха? Бу непалча Эверестның традицион булмаган исеме. Тәрҗемәдә “маңгае күккә терәлгән” дигәнне аңлата. Бу исемдә чиксез хөрмәт тә, олылау да бар.
Резеда Кадикова.
Читайте нас: