Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2018, 16:17

Бер-беребезне хөрмәт итик

Русия Президенты Владимир Путин җәяүлеләрне зебрадан үткәрмәгән өчен штраф күләмен 2,5 мең сумга кадәр җиткерү турындагы канунны имзалады.

Закон нигезендә “җәяүлеләргә, велосипедчыларга һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл бирү кагыйдәләрен үтәмәгән” өчен штраф 1,5 мең сумнан алып 2,5 мең сумга кадәр күтәрелде. Әлегә кадәр кагыйдә бозучылар 1,5 мең сум түли иде.
Боҗра (кольцо) буенча хәрәкәт итүдә дә үзгәрешләр булды. Боҗра буенча хәрәкәт итүчеләргә өстенлек бирелде. Боҗрага килеп җиткән водительләр анда хәрәкәт итүченең узып киткәнен көтеп торырга тиешләр. Элек, 2010 елда дөнья күргән закон буенча аңлашылмаучанлыклар килеп чыга иде. Ул закон буенча әгәр дә боҗра алдыннан “Уступи дорогу” билгесе тормаса гына боҗралардагыларга юл бирә идек. Әлеге билгене күреп өлгерми боҗрага барып керүчеләр аркасында еш кына аварияләр күзәтелде. Хәзер инде һәрчак юл бирергә тиеш булабыз. Тагын “вафельница” дип аталган билгеләмә дә кертелде. Юл чатында, чынлап та күпләр яратып аталган вафли ризыгы тышы кебек сары төстәге сызымнар булачак. Юл чатында тыгынлыкны күргән очракта әлеге сызым –билгегә керергә ярамый. Әлеге билге Уфаның Октябрь Проспекты һәм Галле округы шулай ук Әй һәм Революцион урамнары кисешкән урында юлга төшерелде дә инде. Юлда бер-беребезне хөрмәт итик һәм игътибарлы булыйк.
Читайте нас: