Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2018, 16:18

Автостраховка үзгәрешләре

Үзәк банк страховкалау компанияләренә, үз автосервисларын булдырып, авариягә очраган автомобиль хуҗаларына машиналарын төзекләндереп бирүне таләп итеп куйды.

Автостраховка үзгәрешләре
Автостраховка үзгәрешләре
Русия Дәүләт Думасы 15 март көнне әлеге законны кабул итте, ә 22 мартта Федерация Советы аны раслады. Бу бер яктан караганда, бик уңайлы булыр кебек. Чөнки акчалата алган очракта, ул сумманың машина төзекләндерергә җитмәвен күпләребез инде белә. Машинаны төзекләндерүгә 30 тәүлек вакыт каралган. Әгәр дә шушы 30 тәүлек эчендә машинагызны төзәтеп өлгермәсәләр, моның өчен страховкалаучы компания җаваплы булачак. Автосервиста үткәрелгән һәрбер артык көн өчен алар төзекләндерүгә киткән чыгымнарның 0,5 проценты исәбеннән артык түләргә тиеш. Иң яхшы яңалык шул: төзекләндергәндә бары тик яңа запас частьлар куелачак. Автосервистан чыкканнан соң 6 ай гарантия бирелә.
Читайте нас: