Дуслар, бүген без сезне төрле сәләтләре аркасында дөнья күләмендә киң танылу алган иң гаҗәп кешеләр, җанварлар, транспорт чаралары, бер сүз белән әйткәндә, гаҗәп фактлар белән таныштырып китәбез.
Шулар арасында Ямайка спринтеры Усейн Сент-Лео Болт дөньяда иң шәп йөгерүче санала. 2008 елда өч тапкыр Олимпия чемпионы, 5 тапкыр дөнья чемпионы була. 100 (рекорды 9,58 сек) һәм 200 метрга (рекорды 19,19 сек) йөгерүдә дөнья рекорды куйган спортчы ул Усейн. Кушаматы – Яшен.
Иң шәп йөгерүче җанвар – гепард. Сәгатенә 115 чакрым үтәргә сәләтле. Озын, сыгылмалы гәүдәсе, әйтерсең, ук кебек очу өчен яралган.
Җылы сулы океаннарда йөзүче парусник балыгы галәмдә иң шәп йөзүче балык санала. Ул сәгатенә 110 чакрым үтә.
Япониянең Яманаси префектурасында махсус төзелгән сынау участогында 2003 елның декабрендә 3 вагоннан торган поезд тизлек җәелдерү буенча абсолют рекорд куя – сәгатенә 581 чакрым үтә. Префектура кешеләре бу поездда бушка йөри ала.
Америка Кушма Штатларының Пит Найт исемле пилоты идарә иткән эксперименталь ракетоплан-самолеты дөньядагы иң җитез очкычлардан санала. Ул сәгатенә 7273 чакрым үтә.
Галимнәр хәтта иң җитез җилнең тизлеген дә үлчәгәннәр. 1999 елның 3 маенда Оклахома штатында күзәтелгән торнадо вакытында җил сәгатенә 511 чакрым белән дулаган. Ул көнне торнадо 4 кеше һәлак иткән, 250 йортны җимергән.