Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2018, 16:42

100 килограмм алтын тапкан

Үз гомерендә бер мәртәбә булса да хәзинә, байлык табарга хыялланмаган кеше бармы икән? Юктыр. Ә бит элек-электән алтын-көмешләр, кыйммәтле ташлар, тәңкәләр, бизәнгечләр салынган тартмачыклар, чүлмәкләр табучылар булган. Хәзерге заманда да хәзинә эзләү белән саташучылар бар. Бер минутта байга әверелүче бәхетлеләр – кемнәр алар? Язмабыз шуларның берничәсе турында.

Франциядә яшәүче бер иргә Эвре шәһәрендә мирас итеп йорт калдыралар. Бүлмәләрне карап йөри торгач, ир иске мебельне чыгарып, яңаны урнаштырырга дигән уйга килә. Мебельне кузгатуга алтын тәңкәләр, коелма килеп чыга. Табылган хәзинәнең авырлыгы 100 килограмм тирәсенә баса. Алтын тәңкәләр шкаф төбенә беркетелгән тимер тартмачыкта, ванна бүлмәсендә дә табыла. Хәтта вискидан бушаган катыргы тартма араларыннан да өч алтын тәңкә килеп чыккан.
Барлыгы француз 5 мең алтын тәңкә, 12 килограммлы 2 зур коелма һәм 1әр килограммлы 37 бәләкәй коелма тапкан.
Соңрак йорт хуҗасы бу хәзинәләрнең 20нче гасырның 50-60 елларында легаль рәвештә сатып алынуы турында документ та таба.
Бу алтыннарны ул нишләткән дип уйлыйсыз? Евре шәһәре аукционында саткан. Алтынны ирнең ватандашлары да, чит илдән кешеләр дә сатып алган. Франциядә хәзинә табу турында гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, хәзинә тапкан кешегә аның 45 процентын үзенә кире бирәләр.
Читайте нас: