Нуриман районының Яңакүл авылына коман-дировкага баргач Нафиковлар гаиләсе белән таныштык. Нафиковлар ихатасына керүгә безне, көтелмәгән шәһәр кунакларын сәламләгәндәй, йөзләрчә каз яңгыравыклы тавышлары белән каңгылдашып каршы алды. Ул арада көзге пыскак яңгыр пәрдәсе аша каршыбызга какча гәүдәле кыз килеп чыкты да: “Әйдәгез, кунаклар, керегез!”–дип ягымлы тавыш белән өйгә чакырды.
–Без каз үрчетүгә тотынган фермер белән танышырга килгән идек,—дидек безне өй эчендә каршы алган абзый белән апага.
–Ул безнең Азалиябез була инде,—диделәр алар безне йорт каршында каршы алган кызга күрсәтеп. “Ничек, шушы яшь кыз –фермермы?” –дигән уй яшен тизлегендә үтте баштан.
–Әйе, мин булам. Дөресрәге, без бу эшне тормыш иптәшем Илдар белән бергә алып барабыз. Үзе бүген эш белән Уфага киткән иде,–диде Азалия тыйнак елмаеп.
Сөйләшә башлагач, мин үсмер кызга охшаткан Азалиянең ике бала анасы булуы турында белдем. Шәһәр кызы булып чыкты Азалия. Уфада туып-үскән. Бала чагында бөтен җәйге каникулларын Яңакүл авылында яшәүче картәти-картәнисе Флюр һәм Халидә Насретди-новларда үткәргән. Шуңа күрә авыл тормышы, кем әйт-мешли, аңа биләүдән үк яхшы таныш икән. Кыскасы, шәһәр кызы булса да, авыл тәрбиясе күреп, кечкенәдән эшсөяр булып үскән.
–Шәһәрне калды-рып, авылга күчеп кайтуы җиңел булмагандыр кала кызына?– дип сорыйм киная белән Азалиядән. Ул сорауга сорау белән җавап бирәсе итте:
–Әллә бүген шәһәрдә яшәве җиңел дисезме? Тотрыклы эш кирәк, балаларга балалар бакчасын хәстәрләргә кирәк, кибетләрдә бөтен нәрсә кыйммәт тора. Анда һәр адымың акчага!
–Ярый алайса, яшь гаиләнең авылга кайтып төпләнүе бик яхшы. Җитмәсә, фермерлык эшенә дә тотынгансыз. Ни өчен нәкъ каз үрчетүне сайладыгыз?
–Барысын да исәпләп, аның уңай һәм тискәре якларын үлчәп карадык та, тәвәккәлләдек инде.
Әллә сыер малын үрчетүгә тотыныйкмы икән дигән уйлар бимазалый башта Нафиковларны. Әмма районда мөгезле эре терлек үрчетүчеләр шактый, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр бөтенләй юк. Шуңа да Нафиковлар каз үрчетүне сайлыйлар. Мартта “Башгусь” җәмгыятеннән 300 йомырка сатып алганнар. Аннары кыюланып китеп, тагын 200 йомырка сатып алып кайтканнар. Әлбәттә, башта инкубаторын хәстәрләп инде. Анысын 60 мең сумга алганнар. Менә шулай, дәүләттән тиен дә алмыйча эшкә тотынганнар.
Бәбкә үстерү — бик зур игътибар таләп итә торган үтә нәзберек эш. Аларны сәгать саен ашатырга, эчерергә, кыскасы, бәби сыман карарга кирәк. Әйе, төптән уйлап карасаң, бәбкә каравы мәшәкатьле эш. Ярый әле Азалиянең кырында һәрчак ярдәмләшергә әзер булган кайнатасы белән каенанасы бар. Әйткәндәй, алар 2012 елда Үзбәкстанның Андижан өлкәсе Карасу шәһәреннән Башкортстанга күчеп кайтканнар. Сәйфулла абзый белән Люция апа үзләре Үзбәкстанда туып-үссәләр дә, тамырлары Башкортстаннан булуын беркайчан исләреннән чыгармаганнар. Икесе дә татар телендә бер чит сүз кыстырмый сөйләшәләр. “Улыбызга бераз булышырбыз да китәрбез инде дигән идек, Илдарыбыз җибәрмәде. Бергә яшик диде”,– дип сүз катты гомере буена укытучы булып эшләгән Люция апа. Менә хәзер уллары һәм киленнәренә булышып, бер уңайдан оныкларына да күз-колак булып, бергә тату яшиләр.
Казларны карау тулысы белән Азалия иңендә. Ул аларны ашата да, болынга да чыгара, асларын да тазарта.
–Мин бу эшне бөтен күңелемне биреп башкарам. Кирәк булган өчен генә түгел. Ә инде йомыркаларны тишеп чыккан сары йомгаклар шундый матурлар! Аларны кулыма алып иркәләргә яратам!
Иркәләү күңелле инде бу матур кошкайларны, әмма алар бертуктамый каң-гылдашып ашарга сорый торган “халык” бит әле. Каз дигәч тә, аларны гел генә ачык һавада да тотып булмый, ышык урыны да кирәк. Шуңа күрә 200 квадрат метр зурлыгында абзар төзү эшен дә тәмамлап киләләр. Ярый әле ишле каз асрау өчен йортлары уңайлы урнаш-кан. Бакча артларында гына яшел болын. Ишле малга азыгы да тонналап кирәк. Әлбәттә, анысын алдан хәстәрләгәннәр. 30 тонна фураж, ягъни солы, арпа, бодай сатып алып куйган-нар.
Барысын да исәпкә сала башласаң, никадәр чыгым! Бигрәк тә яшь гаилә өчен бик саллы сумма килеп чыга. Өстәвенә, йортларын да төзеп бетерәселәре бар. Анысын да киң колач белән башлаганнар. Каз үрчетүгә тотынгач өй төзү эшен вакытлыча туктатып торырга булганнар. Хәзер бөтен хыяллары — ферманы аякка бастыру, алга җибәрү, киңәйтү. Эшне тагын да киңрәк җәелдерү.
–Туңдыргач та өмә ясаячакбыз, Аллаһы боерса, – диде Азалия Хәләф кызы казларны реализацияләү мәшәкатьләрен уңышлы ерып чыгачакларына ыша-нычын белдереп. Үстергән казларының яртысын, ягъни 200-ләбен, нәселгә калдырмакчылар. Килә-әккә тагын бер планнары — каз йомыркасы һәм бәбкә сату эшен җәелдереп җибәрү.
Әлегә бу хуҗалыкның үз исеме юк. Чөнки ул әле яралгы хәлендә генә. Хуҗаларның тырыш һәм максатчан булуларын игътибарга алганда, аның, һишиксез, аякка басачагына һәм үз исемен бар республикага танытачагына зур өмет бар.
Фәнил Абдуллин фоторәсемнәре.