Барлык яңалыклар
10

Елена Блиновскаяны тәки утыртканнар

Хәтерегездәме, заманында "ВКонтакте" челтәрендә  күпләр: "Мин Блиновскаяның теләкләр марафонында катнашам", - дип язган иде...

SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы.

Елена Блиновскаяны  салым түләүдән качканы һәм мошенниклык  өчен 5 елга хөкем иттеләр. Шулай ук аңа штраф түләргә кирәк булачак.

Марафоннар патшабикәсен 2023 елның апрель ахырында РФ чиген узарга тырышканда тоткарлаганнар иде. Гаепләүне өч маддә буенча чыгарганнар: "физик затның салым түләүдән читләшүе", "акчаларны юдыру" (отмывание денег) һәм "түләү чараларының хокуксыз әйләнеше". Башта марафончыны 2023 нче елның  апрель ахырында өй аресты астына утыртканнар иде, тик берничә тапкыр аны бозган өчен чик кую чарасын үзгәрттеләр һәм 2024нче ел башында Блиновскаяны СИЗОга утырттылар. Аның ире, Алексей Блиновский,  2024 елның апрель уртасында  СВОга китте, янәсе,   реабилитацияләнү һәм хатынын СИЗОдан коткарырга тырышу өчен.

Узган елның ноябрендә Блиновскаяны банкрот дип таныдылар. Февраль уртасында аның гомум бурычы яңадан 1 млрд доллардан артып киткән. Узган атнада судта фикер алышулардан соң марафончы соңгы сүзеннән баш тарткан. СИЗОда утырган вакытта блогер хатын барлыгы 330 млн сумнан артык акча түләгән.

Марафоннар королевасының счетлары һәм милке кулга алынган. Блиновскаяның адвокатлары күчемсез милекне һәм транспорт паркын "иреккә 5 адым" схемасы буенча сатарга тырышып карадылар. Блиновскаяның 3 бүлмәле фатиры 90 млн сумга һәм "Донской Олимп" торак комплексындагы торагы 69 млн сумга сатылган.

Елена Блиновскаяның Подмосковьеның  Истра шәһәрендәге йорты, Ялтадагы йорт, машиналар, моторлы көймә, мотоцикл, Марий Элдагы һәм Адыгеядәге милек – боларның барысын да суд дәүләт файдасына конфискацияләгән.

Суд шулай ук Блиновскаядан 587 млн сум түләткән.

Елена Блиновская колониядә 3 ел һәм 4 ай үткәрәчәк, дип санаган SHOT Телеграм-каналы. Әгәр срокның ахырына кадәр утырса,  иреккә ул якынча 2028 елның җәендә чыгачак.

Марафоннар патшабикәсе СИЗОда 1 ел, 1 ай һәм 10 көн утырган — 2024 елның 22 гыйнварыннан. Андагы бер көн гомуми режимлы колониядәге 1,5 көнгә тигез. Димәк, блогер хатын инде 609 көн утырган.

Шул ук вакытта рәшәткә артында үткәрелгән срокның өчтән береннән соң ул шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итүгә  гариза бирә алачак.

Ә  бит уйлап карасаң, күпме кеше, аңа ышанып, акчаларын күчергән...

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: