Түбәнге Новгородта 14 яшьлек Максим алтынчы дәрестә ике сыйныфташын (Артём Ю. һәм Костя К.) пычак белән яралаган. Мәктәпкә ашыгыч ярдәм һәм ОМОН килгән.
Бу хәл шәһәрнең 117нче санлы мәктәбендә теркәлгән. Берсенең – корсагы, икенчесенең муены җәрәхәтләнгән малайларны дәваханәгә алып киткәннәр. Һөҗүм иткәннән соң Максим мәктәп бинасыннан чыгып качкан.
Максим мәктәпкә аш-су пычагы алып килгән. Максим популяр сыйныфташларына көнләшкән, диләр. Үзе үтә тыныч булган. Яшьтәшләре сүзләренчә, аның белән беркем аралашмаган.
Күп тә үтми мәктәптән качкан Максимны якындагы урманда тапканнар һәм сорау алыр өчен полициягә алып киткәннәр. Ул туганнарына шалтыратып, сыйныфташларына һөҗүм итүе турында әйткән.
Сорау алган вакытта үсмер ике сыйныфташының аның үзәгенә үтүен сөйләгән.
Шулай итеп, Телеграм-каналлар язуынча, һөҗүм сәбәбе – мәктәптәге буллинг. Максимны 8 ел дәвамында җәберсеткәннәр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.