Суд приставлары хәтерен югалткан бабайга ярдәм иткәннәр. Приставлар хезмәте идарәсе бинасына бүген бер бабай кергән дә: “Ярдәм итегез, мин адаштым”, – дигән. Постта бу вакытта суд приставы Фәдис Камалов булган, ул өлкән яшьтәге абзыйны бина эченә керткән дә документларын сораган. Рация аша ярдәм кирәклеген хәбәр иткәч, Фәдис Камалов аның документларын тикшергән, адресын һәм туганнары белән элемтәгә керер өчен телефонын эзли башлаган. Алар янына пристав Фиргать Амекачев килеп баскан. Нәрсә булганын белгәч, ул “ЛизаАлерт” эзләү отрядына шалтыраткан да волонтерларга мәгълүматны тапшырган. Бак тисәң, абзыйны менә инде дүртенче көн туганнары һәм ирекмәннәр эзли икән! Коткару отряды активистлары суд приставлары хезмәтенең республика идарәсенә ашыккан.
Волонтерлар килеп җиткәнче приставлар бабай кырында торганнар. Өлкән яшьтәге абзый менә инде берничә көн шәһәрдә адашып, кайда туры килә йоклап һәм нәрсә туры килә ашап йөрүен сөйләгән. Адресын оныткан, ә якыннарын бөтенләй хәтерләми икән... 20 минут үтүгә “ЛизаАлерт Башкортостан” эзләү отряды активисты килеп җиткән. Волонтерларга ярдәм сорап пенсионерның хатыны мөрәҗәгать иткән икән. Аңа иренең табылуын һәм күп тә үтми өйгә кайтып җитәчәген хәбәр иткәннәр.
Чыганак: bashinorm.ru