Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
6 март , 11:51

8 март бүләкләренә кем ничә сум тотына?

Гүзәл затларның бәйрәменә санаулы көннәр калды. 

Уфа халкы быел  8 март бүләкләренә уртача алганда 4,8 мең сум тотынырга җыена, ә чәчәкләргә – 3,5 мең сум. Былтыр  исә бүләкләр белән чәчәкләргә уртача 4 һәм 2,5 мең сум тотынганнар. Чыгымнарны SuperJob порталы чагыштырган.

Бүген, сораштыруларга ярашлы, Халыкара хатын-кызлар көненә 63% ир-атлар һәм 59%  хатын-кызлар бүләк ясарга җыена. Уфалы ир-атлар ешрак – хатыннарын, башкалада яшәүче хатын-кызлар әниләрен котлый.

Сораштыруда катнашкан ир-атлар бүләкләргә 6,2 мең сум һәм чәчәкләргә 5 мең сум тотынырга әзер.

Ир-атларга караганда азрак хезмәт хакы алган хатын-кызлар бүләкләргә 4,2 мең сум  һәм чәчәкләргә 2,6 мең сум чамасы акча бүлә.

Ил буенча ир-атлар уртача бүләкләргә 5,3 мең сум һәм гөлләмәләргә 4 мең сум бүлә. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: