Барлык яңалыклар
10

Рөстәм Асадуллин: "Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим"

«Яшьлегем» җыры белән «атылып» килеп кергән җырчы сәхнәдә үзенең сәерлекләре турында беләме?

Рөстәм Асадуллин: "Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим"
Рөстәм Асадуллин: "Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим"

Рөстәм Әсәдуллин – татар эстрадасында, чагыштырмача, яңа исем. Сәхнәгә ул «Яшьлегем» җыры белән «атылып» килеп керде, дибез. Ләкин җырчы өчен әлеге уңыш очраклы түгел, ул үзенең 18 ел гомерен музыкага багышлаган. Рөстәм белән сәхнәдә үзенчәлекле башкару һәм тәнкыйтьчеләр турында әңгәмә корып алдык, дип яза "Интертат" хәбәрчесе Зөлфия Шәвәлиева. 

Рөстәм Әсәдуллин быел «Татар җыры» фестивалендә катнашты.

- Рөстәм, күптән түгел инде хитка әверелгән «Яшьлегем» җыры тирәсендә аңлашылмаучанлыклар туган иде, син бер җырчыны рөхсәтсез башкаруда гаепләдең, ул хәл ничек тәмамланды?

-Без ул вакытта без бер-беребезне аңлап бетермәдек. Аннан соң шалтыратышып сөйләштек – бүген бер-беребез белән яхшы мөнәсәбәттә. Барысы да хәл ителде.

-Хәзер эстрадада бик еш җыр бүлә башладылар бит.

-Мин аның рәтен дә, нәрсә, ничек эшләгәннәрен дә белмим. Мин әлеге өлкәгә кереп кенә барам. Әлегә монда хәлләр ничек барганын бик өнәп бетермим, әле кемнең кем, нәрсә икәнен аңлый гына башладым. 1 елдан соң әлеге сорауга, бәлки, төгәлрәк җавап бирә алырмын. 

-Синең турыңа еш кына «сәер хәрәкәтләнә» дип язалар, моңа ничек карыйсың?

-Ул минем үзеннән-үзе чыга инде. Мин аны репетиция ясап, каяндыр карап эшләмим. Эчтән чыга ул минем. Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим мин. Мин аны үзем сизмим дә, аннары телевизордан карагач – нәрсәдер эшлим шунда. Ул – минем күңел халәтем: ошамаса, карамасыннар! Башкача булмый минем, туктап, болай гына басып җырлый алмыйм.

-Социаль челтәрләрдә сиңа пародияләр дә еш күренә. Ачуланмыйсыңмы?

-Юк инде, аларны карарга үземә дә кызык.

«Бер җырлы җырчы» дигәннәрне кабул итәсеңме?

-Әйе, комментарийларда шундый хатлар күренә. 

-Ничек җавап бирәсең?

-Андыйларга җавап кайтарган юк.

-Тагын бер хит көтәргәме соң якын арада?

-Белмим. Минем өчен үземнең барлык җырларым да хит. Алар минем балаларым кебек. Аларны кемдер кабул итә, кемдер – юк.

Рөстәм Асадуллин: "Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим"
Рөстәм Асадуллин: "Ничектер «транска» кереп, шунда очып йөрим"
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: