Барлык яңалыклар
10

Ильмира Нәгыймова: "Минем аның турында сөйләгәнем юк".

Җырчы гаиләсе турында бер серне чишкән. 

Ильмира Нәгыймова: "Минем аның турында сөйләгәнем юк".
Ильмира Нәгыймова: "Минем аның турында сөйләгәнем юк".

«Татар җыры» фестивалендә сәхнә артында блогер Олеся Лесная татар эстрадасы җырчылары турында яңалык ачарга тырышты. Ильмира Нәгыймованың картәнисе керәшен икән. Моны алдан белеп, Лесная җырчының үзеннән дә сораган.

«Әйе, әти ягыннан әбием керәшен – Анастасия Петровна. Бабай – татар, әби – керәшен. Минем балачагым Минзәлә районы Гришкино авылында узды. Хәзер дә без анда еш кайтабыз. Әти белән аңа йорт салабыз. Минем аның турында сөйләгәнем юк. Милләтнең начары юк. Үз туганнарым белән горурланам», – дигән җырчы.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: