Барлык яңалыклар
10

Ләйсән Үтәшева: "Бүген мин уянып киттем дә, елыйм"

Ләйсән күп еллар элек әнисе белән төшкән фотосессия кадрлары белән бүлешкән. Аның әнисе Зөлфия 13 ел элек 47 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булган.

Ләйсән Үтәшева: "Бүген мин уянып киттем дә, елыйм"
Ләйсән Үтәшева: "Бүген мин уянып киттем дә, елыйм"

"Бүген мин уянып киттем дә, сабый бала кебек елыйм. Йокы аралаш нинди көн булуын да аңламыйм әле, әмма ниндидер авыртудан уянгандай булдым. Һәм кинәт исемә төште – бу бит син киткән иң авыр көн, әни… Сине кочаклый ала алмавыма - 13 ел. Әйе, һаман елыйбыз. Беләм, еларга ярамый һәм җибәрергә кирәк. Моның турында әллә ничә китаплар да укыдым инде. Барысын да аңлыйм... Бу зирәклеккә өйрәнәбез… Ләкин күңелемдәге кечкенә бала сине нык сагына һәм мине кулларыңа алуыңны тели... Мөмкинлек булганда, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны ешрак кочаклагыз", - дип язган Ләйсән.

Ләйсән Үтәшева: "Бүген мин уянып киттем дә, елыйм"
Ләйсән Үтәшева: "Бүген мин уянып киттем дә, елыйм"
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: