Күптән түгел Габделфәт Сафинның концертына "игезәге" килгән, дип язган идек. Монда кереп укый аласыз. Әле исә җырчы аны концертына чакырган.
Кунак нәкъ җырчы кебек киенеп чыккан: кара чалбарда, ак күлмәктә. Сәхнәдә алар бик кызыклы әңгәмә алып барган.
-Кайдан килдең син, әйт әле? - дип сорый аңардан Габделфәт.
-Мин Башкортстаннан, Благовар районыннан, - ди ул.
-Благовар? Әә, Туймазы ягында бит әле ул, әйме? Ничәнче елгы син?
-1970 елгы.
- Минем әти 1969 елда анда шабашкада булган иде анда. Әниең кем булып эшләде?
- Цемент сатучы.
-Ә минем әти каменщик булып киткән иде. Шулай булгач, синең әниең минем әтигә цемент сатканда... ДНК үткәрергә кирәк. Шулаймы?
- Ярар, ярар, үткәрербез! - ди "игезәге".
-Ну, үткәрсәк инде, минем әти авылдагы йортын синең исемгә яздырырга "может", - дип шаярта җырчы. - ДНК ясатабыз да, 13 апрельдә "Пирамида" да үтәчәк концертта нәтиҗәсен әйтәбез, - ди Гадделфәт Сафин.
Бу күренештән залдагы халык көлә һәм аларны алкышларга күмә.