Данир Сабировка концертларда тамашачылары бүләк иткән ризыкларны хатыны ашаттырмый икән.
- Минем бик тә авыз итеп карыйсы килә аларны, тик Миләүшә рөхсәт итми, - ди Данир.
- Әйе, - дип исбатлый аны Миләүшә. -Безгә таныш булмаган, белмәгән кешеләр алып килгән әйберләрне авызына да алмаска кушам. Әнә, төркемеңдәге егет-кызлар ашасын, ә син ашама, димен. Беркемне дә рәнҗетәсем килми, әмма безнең тормышта төрле хәлләр булды, шулардан соң иремне үзем әзерләгән, яйсә якыннары пешергән азык белән генә сыйларга тырышам, - дигән җырчының хатыны.