-1 °С
Ачык
1 март көнне Алсу Сафинаның Казанда концерты үткән. Җырчы Рамазан ае башлану уңаеннан «Әлхәмдүлилләһ» («Аlhamdullah») җырын инглиз телендә башкарган. Бу җыр концерт вакытында залда утыручы әтисенең теләге булган.
Җырны Алсу ачык, ялтыравыклы күлмәктән башкарган. Җырына туры килгән образда чыкса, ягъни, иңнәре күренмәслек ябык күлмәктә булса, җыр тагын да матуррак булыр иде, диючеләр булган тамашачылары арасында.
Чыганак: Интертат