Барлык яңалыклар
10

Фирдүс Тямаев: "Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу"

Җырчылар арасында дуслык юк дисәләр дә... 

Фирдүс Тямаев: "Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу"
Фирдүс Тямаев: "Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу"

Ильмира Нәгыймова Фирдүс Тямаевның концертына килгән. Алар сәхнә артында очрашкан, Ильмира бүләген дә шунда биргән булган. Әмма Фирдүс кунагын көтмәгәндә сәхнәгә чакырган. Ильмира өчен бу – көтелмәгән хәл булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә яза.

«Чык әле давай, быстро!» – диде», – дип яза Ильмира.

«Дөресен генә әйткәндә, мин бер артист белән дә дус түгел. Чынлап әйтәм. Тик Ильмира белән безнең ниндидер бер аерым аралашу. Без әллә нигә бер очрашабыз, җылы мөнәсәбәттә. Бүген ул «киләм» дигәч, мин шатландым. Миңа «приятно».

Ильмира, мин сиңа календарь биреп тормыйм. Миңа берәр артист календарь бирсә, мин үзем дә яратмыйм. Әйтмим инде кем икәнен, бер җырчының концертына килдем, чәчәк бирдем, ул миңа – календарь. Минем үземдә дә күп. Мин аның рәсемен суыткычка ябыштырып куймыйм бит инде. Дурак түгел лә. Мин сиңа носки бүләк итәм, син гастрольдә йөргәндә уңыш китерсен.

Син бик молодец! Сине яртысы сүгә, яртысы мактый. Бирешмә, яме! Хатын-кызга концерт оештыру бик авыр. Сәхнәгә чыгып концерт кую күп финанслар һәм нервы таләп итә. Бүгенге көндә синең тавышың, буй-сынның бар, секси-мекси – бөтен әйберең бар. Усаллыгың бар! Просто яратам!» – дип үсендерә Тямаев Нәгыймованы. 

Чыганак: Интертат

Читайте нас: