Барлык яңалыклар

Гүзәл Уразова: Хәлем дә булмады, теләгем дә...

"Тизрәк бөтен чирләрне җиңәсе килә", – ди социаль челтәрләрдә югалып торган җырчы. 

https://intertat.tatar
https://intertat.tatar

Билгеле җырчы Гүзәл Уразова, Мәскәүдә операция ясатып, өенә кайткан иде.

Әмма өенә кайту белән ул элекке кебек активлыгын күрсәтмәде – социаль челтәрләрдән югалып торды. Кичә беренче тапкыр үзе турында хәбәр итте.

 “Хәерле көннәр, дуслар. Ниһаять, мин, беренче тапкыр дип әйтсәм дә дөрес булыр, элемтәгә чыктым. Моңа кадәр сторисларда да, туры эфирда да булмадым. Хәлем дә булмады, теләгем дә дигәндәй...

Күпләрегез “югалттык” дип язасыз. Дуслар, бик зур рәхмәт барчагызга, яме. Миңа терәк булып, догаларыгызны укып, көч биреп торганыгыз өчен рәхмәт”, – дип күз яшьләре аша сөйли ул дип яза Интертат.

“Менә шундый авыр чакларда сезнең терәк булуыгыз канатландырып тора мине. Шуннан соң яшисе килә... Тизрәк бөтен чирләрне җиңеп, сезнең янга чыгасы килә. Иң кадерлесе шул – сезнең янәшәмдә булуыгыз”, – ди җырчы.

Гүзәл үзе әйтмешли, чир сорап килми. Җырчыга, чирләрне тизрәк җиңеп, сәхнәгә чыгуын телик.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: