Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булган.
"Бүген иртән Эльмираның баянчысы Фәйзелхак абый күңелсез хәбәр җиткерде. Соңгы атнада Эльмира бик нык авырган булган, ютәлләгән. Әле узган җомгада гына үзе белән телефоннан сөйләшкән идек. Баян белән чыгыш ясарга кирәк булганда, һәрвакыт мине чакыра иде. Эльмира чиста күңелле кеше иде. Ике баласы калды, улы әле икенче сыйныфта гына укый. Бик кызганыч..." - дигән баянчы Алмаз Рәхимов.
Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманова 1982 елның 5 февралендә Чаллы шәһәрендә туган. Эльмираны һәм аның энесе Маратны әниләре ялгызы үстергән. Әтиләре балалар кечкенә вакытта ук ташлап киткән. Интервьюларның берсендә Эльмира әтисенә үпкә саклавын, балачагы авыр узуын, акча җитмәвен әйткән иде.
Эльмира ире белән Диана исемле кыз һәм Артем исемле малай үстерә иде.
Эльмираның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Чыганак: "Шәһри Казан".