Мәгълүмат чаралары язуынча, җырчының кичтән югары температурасы булган, шулай ук тавышы беткән. Эльмира Сөләйманова йоклаганда үлгән. Аңа нибары 40 яшь иде.
Ул Чаллының “Молодежное” зиратында җирләнәчәк.
Башта җырчыны бүген җирлиләр дип язганнар иде, соңрак мәгълүмат үзгәрде. Җирләү иртәгәгә күчерелгән, хушлашу әлегә 10.00 сәгатькә ниятләнгән.
Эльмира Сөләйманова Чаллы шәһәрендә туып-үсеп, шунда яши иде. Ире белән Диана исемле кыз һәм Артем исемле малай үстерә иде.
Эльмираның урыны оҗмахта булсын. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.