+9 °С
Болытлы
Алинәбез тренер Этери Тутберидзеның “Бозда чемпионнар” шоуында катнаша. 19 апрельдә фигуристлар Хабаровскида бик матур программалар белән чыгыш ясыйлар.
Моннан берничә көн элек спортчы кызыбыз вуздагы соңгы сессиясен ябуын әйтте. 2020 елның августында Заһитова Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә (РАНХиГС) журналистика юнәлеше буенча укырга кергән иде. Аның профиле – «продюсерлык һәм мәдәни сәясәт». Хәзер спортчы дүртенче курста укый.