Дәүләкән районында яшәүче Наталья Иванова Мәскәү шәһәренә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткән тантаналы концерт вакытында көтелмәгән хәлгә дучар булган. Аңа сюрприз ясап, МХОда хезмәт итүче дүрт улын чакырганнар.
Наталья ханым өчен бу бик тә көтелмәгән хәл булган. Аның өч улы МХО башлану белән хезмәткә юллана. Дүртенче улы былтыр гына Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. “Леший” позывнойлы улы – разведкада, “Уфа” – радиоэлектрон көрәш батальонында, “Мишка” белән “Чуваш” ремонт подразделениесендә хезмәт итә. Егетләрне намуслы хезмәтләре өчен Суворов һәм башка медальләр белән бүләкләгәннәр.
Натальяның биш баласы бар. Ул “Ана даны” белән бүләкләнгән.