Бер ир әнисен картлар йортына урнаштырган. Хәлен белергә бик сирәк килгән. Ә бер көнне аңа: “Әниегезнең хәле начарланды. Озак тормас, бәхилләшергә килегез,”– дип шалтыратканнар.
Улы килгән, әнисенең хәлләрен сорашкан.
– Сиңа берәр нәрсә кирәкме? Мин ни эшли алам? –дигән.
Әнисе:
– Улым, кондиционер урнаштыр. Җәен монда бик эссе. Җылыткыч та ал. Кышын суык була. Суыткыч алып куйсаң яхшы булыр иде. Ашамлыкны саклар урын булмагач, еш кына ач килеш йокларга ятарга туры килде, –дип тезеп киткән.
Ир аптыраган:
–Әни, син беркайчан да зарланмый идең бит. Нишләп әле генә бу хакта әйтергә булдың?
–Зарланмадым, улым, мин эссесенә дә, суыгына да, ач булуга да чыдадым. Балаларың монда китергәч, сиңа кыен булмасын дип кенә борчылам, –дигән әни карчык.
Фото: ачык чыганак