28 гыйнвар көнне Апас районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Кече Болгаер авылында «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе Илнур Закировны соңгы юлга озаттылар.
Кайда шуышырга, кайда агачларга менәргә кирәк
Туган яклардан килгән, укучы балалар язган хатларны һәр хәрби нәкъ күкрәк турысында, догалыклар белән бергә йөртә иде. Алгы сызыкка керер алдыннан әти-әнисен, туганнарының, классташларының көнкүреше турында сораша, хәтта шаярып та ала. Ә үзенең күңеленең иң түрендә нинди хисләр өермәсе кузгалуы турында беркем сизми. Донецк чигендә безнең хәрбиләребез көн саен акрынлап, хәтта адымлап булса да яңа җирлекләр яулый. Кайчандыр тормыш гөрләп торган җирлекләрдә - тузан һәм таш өеме. Шуларны күргәч, йөрәк тагын да катырак сыкрый, туган авыл, әти-әниләр искә төшә.
Әле балачакта ук, куркыныч булганда, ул Аллаһы Тәгаләдән ярдәм итүне сорап дога укый иде. Тормышының иң катлаулы мизгелләрендә шул изге сүзләрне кабатлый. Шифасы, көче шулчаклы көчле булгандыр, һәрвакыт ярдәм итә ул дога. Һәм менә алгы сызыкта көн дә кабатлый иде ул сүзләрне Илнур.
Алгы сызыкта патрульдә иптәше белән котелокта ни тапты шуның белән «аш» пешерде алар һәм юк-бар нәрсәләр турында сөйләшеп алдылар. Шул вакытта «һава» дигән тревога бирделәр. Егетләр яшен тизлеге белән төлке оясы дип аталган урынга яшеренеп өлгерде. Шунда Илнурның башыннан: “Карале, котелокны аласы калган”, дигән уй йөгереп үтте. Әй, ахмак фикер инде анысы. " “ХәсбүнАллаһу вә нигъмәл вәкил”. Тәрҗемәсе: “Миңа ярдәм итәргә бер үзең җитәсең, Аллаһым”.". Бомбалар дөбердәп һавада шартлый, ә ул һаман шул доганы кабатлый.
Ут өере бетте. Тынлык иңде. Яшеренгән урыннан чыгып карасалар, котелокка берни булмаган, кайнап тора үзе. Яңадан позицияләргә бастылар.
Алгы сызыкта төрле яшьтәге, холыктагы, милләттәге һәм белем дәрәҗәсендәге кешеләр белән аралашырга туры килә. Бер тәлинкәдән ашап, бергә окоп казып һәм бер блиндажда йокларга туры килгән кешеләр белән уртак тел таба һәм аңлаша белергә кирәк. Һәм бу шул ук вакытта күпләр даими киеренкелектә яши, йокы начарая, снарядлар шартлавын, һавада дроннар тавышын ишетәсең, менә шул чакта Илнурга үз көченә ышану һәм иптәшләренә таяну көче ярдәм итте. Кечкенәдән үк әти-әнисе, апалары да рәхим-шәфкатьлелек хисләре тәрбияләргә тырышты.
Тәбәнәк буйлы, авылда эшләп чыныккан нык гәүдәле, ачык йөзле Физикны тормышта шат күңелле, яу кырында кыю һәм түзем булганы өчен яраталар иде. Ничәмә-ничә тапкыр бәрелешләрдә батырлык күрсәтте ул.
Ә бәрелешләр тынмый. Бик каты яңгыр яуган көнне генә бераз сулыш алырга була анысы. Тик ул озакка бармый. Каршы якның да ышыкланыр өчен урыннары күп, шуңа күрә алгы сызыкка кергәндә хәрби припасларны үзең белән күпме булдыра алсаң, шулкадәр күбрәк алырга кирәк. Урманда берничә метр узганчы, җиде кат тиргә батасың: канаулар, тамырлары белән алып ташланган агачлар... Кайда шуышырга, кайда агачларга менәргә кирәк, җитмәсә, каршы як мина куеп чыккан, растяжкалар элеп куйган, чәнечкеле тимер чыбыкларын ыргытып калдырган.
Аяк астына да дүрт күз белән карарга кирәк. Күзләреңне ачы тир баса, урыны-урыны белән хәтта ике аякта гына түгел, дүртаякланып шуышып барасың. Һәм бу дөм караңгы төнне! Чөнки көндез син менә дигән мишень. Бу киртәләрнең барысын да үтеп, каршы як позицияләренә якын ук килеп җиткәч кенә штурм башлана.
Дошман оборонасын кисеп чыгып, аның эченә бер чакрым ярым юлны үтеп тирәнгә керде егетләр. Картада шуның чаклы юл күренми дә, беленми дә инде, ләкин анда, шушы җир кисәгендә нинди хәлләр булганын, егетләрнең күңелләрендә ниләр кайнаганын, аларны алга ни алып барганын, нәрсә көч биргәнен бары тик үзләре генә белә.
Физикның махсус хәрби операциядә хезмәт итү чорында мондый штурмнар җитәрлек булды, бу бердәнбере түгел.
Чын каһарман мондый чакта курыкмас
...Штурмга бер атна кала ротадан взвод калды. Тагын бер атнадан взводтан — унлап кеше, ә ярдәм килмәячәге көн кебек ачык. Чөнки позициягә якынлашу юллары ерактан ата торган артиллерия тарафыннан атылып тора, Дрон-камикадзе да күзәтеп кенә тора. Яңалыклар белән егетләр радиоэлемтә аша гына алмаша, ә суны, ризыкны һәм патроннарны төркемгә пилотсыз очкыч китерә.
Күз алдына гына китерүе кыен! Унлап кеше каршы якның тулы бер терәк пунктын камалышта тота.
Ләкин штурмлаучылар, бернигә дә карамастан, алга китте. Үзләрендә көч тапты алар.
Штурм биш сәгать дәвам итте. Ә шуннан соң төркем белән җитәкчелек итүче командир каршы якның терәк пункты алынуы, югалтулар булмавы турында хәбәр итә. Берничә егет чын каһарманлык үрнәген күрсәтә, ачык позициядән каршы якның ут ачу ноктасына гранаталар ыргыткан, пулеметын юк итеп, иптәшләренә дошман флангына юл ачкан. Ә башка егет беренче булып траншеяга сикергән, иптәшләрен үзенә ияртеп, контратака юлларын томалаган. Менә шундый хәлиткеч вакытта Физикның исенә Мәҗит Гафуриның кайчандыр мәктәптә ятлаган шигъри юллары төште: Куркынып, башны түбән салу үлемнән сакламас. Килде шул көн: я үлемдер, я җиңүдер — башка юк. Чын каһарман мондый чакта курыкмас вә артка атламас. Нинди хурлык — кулга тоткан байрагың ташлап чигү, Юк, бу булмас!.. Ташларын ват, суларын кич, алга бас!.. Ник кыямәт купмый, ник җимерелми барча дөньясы!.. Чын иманлы ир егетләр какшамас һәм каушамас. Нурлы йолдызлар белән тулган аяз күңлем күген Шик вә шөбһәле томаннар һәм болытлар капламас. «Бу көрәш, алда бәхет бар», дип язылган күңелемә; Әллә нинди иблисең дә пычрата алмас, тапламас!..”.
Чираттагы хәрби биремне үтәп саперлар белән танклар үтәр өчен урман полосасы аша юл ачарга диелде егетләргә. Миналардан да арындырырга кушылды. Ни аяныч, якында гына үлем сагалап йөргән. Хәтта апасы Гөлүсәгә дә: “Хәтәр монда хәлләр, өскә дә, аска да карап йөрисе. Ничек исән калырбыз?” – дип хафалы тавыш белән әйтеп куя.
Күңеле сизгәндер. Физик үзе дә абайламастан пехотага каршы куелган минага баса. Күз алды кинәт караңгыланып китә. Берничә секунд эчендә, соңгы минутына кадәр, аның бөтен тормышы күз алдыннан үтә. Хәлсезләнеп, ул күзләрен йома... мәңгелеккә. Куркусыз йөрәге дә туктап кала.
”Үпкәләмәгез, биредә минем иптәшләрем”
Соңгы сулышына кадәр хәрби антына турылыклы булып, яралы килеш тә яу кырына кергән, иптәшләре өчен җан атып торган Физик 21 гыйнвар көнне китеп барды, ә 13 гыйнвар аның туган көне иде. 43 яшь тулып киткән, ир уртасы – гаяръ чагында... Авылда аның чираттагы ялга кайтуын көттеләр. Тик шатлыклы хәбәр урынына – Физик - 200 дигән хәбәр керде. Ә 28 гыйнварда аны мәңгелек йортына озаттылар.
Әле декабрь ае ахырында гына газетабызда “Герой апасы” дигән язма дөнья күргән иде. Биредә Физик позывнойлы Апас районы Кече Болгаер авылы егете Илнур Закировның апасы язучы һәм журналист, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова белән әңгәмә корган идем. Монысында без аларның олы апалары, туган авылларында гомер итүче Гөлфирә апа белән күз яшьләре аша аралашып алдык.
– Без аның ялга кайтканын көттек. Чөнки 20 гыйнвар көнне элемтәгә чыкты ул. Ә шул көнне төнлә штурмга керткәннәр. Әле ноябрьдә генә бик каты яраланган иде. Дөресрәге снайпер аның аягына эләккән Моңарчы да мина шартлап кыйпылчыклары тәненең төрле өлешенә тигән иде. “Дәваланырга кирәк сиңа”, дип кат-кат әйтеп тә карадык аңа. Ә ул: ”Үпкәләмәгез, биредә минем иптәшләрем, ничек мин аларны калдырыйм. Менә ялга кайткач, дәваларсыз”, диде. Моннан 15 ел элек үземнең гаиләмдә дә фаҗига булды, улым һәлак булды. Аның рухына Корьән ашы үткәрергә җыенып йөрдек. Моны белеп алгач, Илнур: “Мине көтегез, кайткач, үткәрерсез”, диде. Үз ашына булган икән. – Биредә Гөлфирә апа энесе яткан табутка карады да, әрнү катыш юксынудан: “Ник кайтмадың, ник үзе аягыңда кайтмадың, эх, сине, көттек бит”, дип күз яшьләре аша эндәшеп куйды. – Ул бит хәтта үзен кайда җирләргә кирәклеген әйтеп төшемә керде. Нәкъ аны иңдергән урында хәрби киемнән басып тора иде ул. Гадәттәгечә, елмайган. Безгә бөтен эшне бетереп киткән. Теге дөньяда да безнең турында уйлаган. Гомере буе кешегә игелекле, миһербанлы, ярдәмчел булды, хәтта кычкырып, яман сүз дә әйтә белмәде. Илнур әти-әни янында яшәде, аларны карап торган малайлары иде. Төпчегебез Илсур да Чечен сугышын үткән малай, ничек мобилизациягә эләкмәде, бер Ходай үзе белә. Кабергә дә Илнурны Илсур энебез иңдерде.
«Илнурның мәңге өзелмәс җыры калды»
Әле мәрасим башланчы ук Илнурның әтисе Рәүф абыйны күреп, йөрәгем кысылып куйды. Акрын гына таягына таянып чыкты да беравык улы өстенә карап торды. Нык булды ул. Аскы иренен тешләде, күзенә тулган яшьләрне йодрыгының сырты белән сөртеп алды да, көрсенеп өйгә узды. Илнурны соңгы юлга озатырга кем генә килмәгән, машиналарның очы-кырые күренмәде. Бу үзе генә дә аның ни чаклы ихтирамга лаек булуы турында сөйли. Хәтта 2022 елның октябрендә бергә мобилизацияләнеп, утны-суны кичеп тә, бирешмәгән, ротада иңне-иңгә куеп хезмәт иткән ике егет тә бар иде алар арасында. Яшел Үзәннән кадәр килгән егетләр икесе дә каты яраланган, дәвалану үтәләр. Иптәшләрен соңгы юлга озатырга килгәннәр. Аларның күзләре моңсу.
– Физик тормышны яратты! Киң күңелле, һәркемгә ачык йөзле, ярдәмчел, тугры дус, яхшылыгы, эшчәнлеге белән барыбызга өлге иде. Син мәңге безнең йөрәктә... тыныч йокла, Илнур, – егетләр түргәрәк узып Рәүф абыйны кочаклап алды.
Илнур белән хушлашырга килгән сыйныфташлары, курсташлары да аның турында күз яшьләре аша сөйләде.
– Илнур безне яу кырында булган вакытта да барлап торды, – ди сыйныфташы Гүзәл Сәетгәрәева. – Иртән үк мессенджердагы төркемебезгә "Хәерле иртә" дип язып җибәрә иде. Хәлләребезне сорашып торды. Гел елмаеп торган йөзе мәңге күңелләребездә сакланыр инде. Узган ел сыйныфташлар белән очраштык, быел да очрашыйк дигән иде.
Илнурны армиягә озату мизгеле
Бөтен авылның тоткасы булган ул Илнур. Кем генә, нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итмәсен, ярдәм иткән, кире какмаган. Кулыннан гөлләр тама торган ир-егет турында әнә күпме кешедән җылы сүзләр. хатирәләр ишеттем.
– Илнурның фани дөньядан китеп баруы турында ишеткәч, хафага төштек. Әтисе белән әнисе ничек күтәрер моны, ул алар өчен үлеп торган төпчекләре иде бит. Кызлар кайта да китә ул. Авылдагы апасы Гөлфирә белән бик дус булдылар. Авылда да иң үрнәк гаилә алар. Бик сабыр кешеләр, – дип уртаклашты Казаннан кайткан күршеләре Кадрия Хәмәдиева.
Әле язманы әзерләгәндә генә Гөлүсә апаның вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә Апас кызы, шагыйрә Алсинә Сәлахова шундый юллар язып калдырган:
– Илнур минем өчен безнең якташ кына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы авыл егете образы иде. Ул исән-сау булганда, барлык егетләрнең дә хәлләре яхшы диеп уйлый идем. Аның исән кайтасына чын күңелдән ышандым. Илнурның ихлас һәм яхшы күңелле булуы күзләрендә чагыла иде. Яралангач, кайтып дәвалану турында сүз чыккач та, ул кырт кисте. "Егетләрне ничек калдырып китим?! Юк, монда гына калам" - диде. Кешелекле һәм тәрбияле булганга, шулай карар кылды, ахры. Аның үлүе минем куңелдәге образны да үтерде. Ишеткәч, бик еладым. Илнур турында сорап, кичә бик күп кеше шалтыратты. "Кеше китә, җыры кала, диләр. Җыры калмаганнар никадәр?!" дигән шигырь юллары бар минем. Ә Илнурның мәңге өзелмәс җыры калды. Шулай бит?! - бу юллар белән килешми мөмкин түгел.
Өч ел давамында Гөлүсә ападан Илнурның хәл-әхвәлен белешеп, борчылып тордык. Һәр яраланган саен, һәр штурмга кергән саен көенеп яшәдек, догада булдык.
Әмма...язмыш дәфтәрең 21 гыйнвар көнне ябылган икән, Илнур. Сине соңгы юлга озатсак та, ышанасы килми бит әле.
Соңгы тапкыр ялга кайтуыңда, Гөлүсә апа аша синең белән әңгәмә кору турында сөйләшкән идем. Әмма никтер килеп чыкмады. Ә хәзер күңелдә бушлык. Аралашасы калган, хис-кичерешләреңне белешәсе калган... Кичер мине. Рәхмәт фәрештәләре сине каршы алса иде. Ә кабереңдә ап-ак, кып-кызыл канәфер чәчәкләре ята, нәкъ күкрәгең турысында. Һәр кайтуыңда да әниең Зәйтүнә апага бер кочак чәчәк алып кайта идең бит, Физик.
Чыганак: matbugat.ru