Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
18 март , 07:06

Биш бала һәм бер ир янгында һәлак булган (ВИДЕО)

Дәүләкән районында - зур фаҗига. 

Биш бала һәм бер ир янгында һәлак булган
Биш бала һәм бер ир янгында һәлак булган

БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген төнлә Дәүләкән районының Вперед авылында күп фатирлы йортның икенче катында янгын чыккан. Фатирда тарттырылган түшәмгә ут капкан.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче күрше-күләннәр аны сүндерешкән. Әмма, 2,5 кв.м мәйданда чыккан янгын зур фаҗига тудырган. Фатирда җансыз биш бала — 7 яшьлек бер кыз, 5шәр яшьлек игезәк кызлар, 3әр яшьлек игезәк малайлар һәм бер ир-егет гәүдәсе табылган.

"Урынга БР буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов белән эшче төркем, шул исәптән дознавательләр янгынның сәбәпләрен ачыклау өчен фаҗига булган урынга киттеләр. Шулай ук Русия Тикшерү комитеты һәм прокуратура хезмәткәрләре дә эшли», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Ачыклаганча, фаҗига вакытында бу балаларның әнисе эштә булган, өйдә үги әтиләре белән калганнар. Аларның барысы да янгын вакытында эрегән түшәм төтененә исереп үлгәннәр.

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: