Барлык яңалыклар
10
Хәвеф-хәтәр
3 март , 10:45

Яраланган сугышчы госпитальдән кайтканда югалган

Гаиләсе нәрсә уйларга да белми, ди...

Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Екатеринбургтан СВОда катнашучы яраланган сугышчы госпитальдән чыккач югалган. Бу хакта Ura.ru  вакыйгадан хәбәрдар чыганакка сылтанып язган.

Журналистлар мәгълүматы буенча, Евгений Г. Чита шәһәрендә дәваланган. Ир-атны февральнең 20ләрендә чыгарганнар һәм ул өенә юлланган.

“Ул BlaBlaCar сервисында машина тапкан да кайтыр юлга чыккан. Соңгы тапкыр ул гаиләсенә гаиләсе Екатеринбургтан якынча 600 км ераклыкта булганда язган”, – диелә хәбәрдә.

Сугышчы югалганнан соң берничә көн узган, телефоны сүндерелгән. Полиция аны эзли башлаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: